Актаныш

Актаныш районы

16+
Файдалы мәгълүмат

Тузганак чәчәгеннән витаминлы бал рецептлары

Тузганак — табигать биргән иң файдалы үләннәрнең берсе. Аның чәчәкләре сәламәтлек өчен аеруча кыйммәтле: алардан ясалган витаминлы бал һәм нектар аппетитны яхшырта, организмны ныгыта, витаминнар кытлыгын тулыландыра һәм гомуми тонусны күтәрә. Шуңа күрә тузганак чәчәкләренең файдасы турында күбрәк белү һәркем өчен әһәмиятле.

 

Тузганак чәчәкләре составында В һәм С витаминнары, шулай ук бор, марганец, бакыр, никель, молибден, кобальт кебек файдалы микроэлементлар бар. Бу матдәләр организмның иммун системасын ныгытырга ярдәм итә, ару-талуны киметә һәм энергия бирә.

Аның рецепты гади генә: 1 мең чәчәк, 1 литр кайнар су, 2 кг шикәр комы, 3 лимон, 25 чия яфрагы кирәк. Кәстрүлгә су, чия яфрагы, чәчәкләрне һәм эре угычтан уган лимонны салып кайнатып чыгарасы да, 15 минуттан сүндереп, 12–24 сәгать төнәтәсе. Аннары чәчәкләрне төеп, сөзәсе. Сөзелгән суны кәстрүлгә салып, шикәр комы өстисе һәм сүрән генә утта 2 сәгать кайнатасы. Куе, хуш исле тузганак «балы» барлыкка килә.

Чәчәкләрдән тагын нектар да әзерләргә була. Аны «кояш эликсиры» дип атыйлар. Ул бик җиңел ясала. Иртән өч литрлы чиста банка, агач кашык һәм 1,5 кг шикәр комы алып болынга чыгасы. Башта банка төбе күмелерлек итеп тузганак чәчәге җыярга кирәк. Чәчәк өстенә шикәр комының беразын сибеп, тагын бер кат чәчәк саласы. Банканың яртысы тулгач, агач кашык белән тыгызлыйсы. Чәчәкләрнең суты чыга башларга тиеш. Әнә шулай бер кат чәчәк, бер кат шикәр комы салып, банканы тутырып бетерәсе. Өйдә банканы караңгы салкынчарак урында 2-3 көн тоткач, нектарны сөзеп аласы. Ул караңгы көрән төстә була. Тәме бераз әчкелтем. Нектар суыткычта кыш буена саклана ала. Аны ашарга 30 минут кала 50–100 мл җылы суга 1 чәй кашыгы күләмендә салып кулланалар.

Бу эчемлек аппетитны яхшырта, организмны чистарта, көч һәм энергия өсти.

Тузганак чәчәкләре — табигый витамин чыганагы. Алардан әзерләнгән бал һәм нектар сәламәтлекне ныгытуда нәтиҗәле чара булып тора. Шуңа күрә яз һәм җәй айларында тузганак чәчәкләрен кулланып калу — файдалы һәм акыллы карар.

Фото: ЯФ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев