Актаныш

Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

«Гаилә мәктәбе» дәресе әниләр көненә багышланды

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә «Гаилә мәктәбе» исемле тәрбия сәгате узды

 Чараны Әниләр көненә багышлап оештырдылар. Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм уңаеннан, Актанышның 1 нче мәктәбе өлкән сыйныф укучылары кичәгә чакырылды.

Очрашуның төп максаты – үсеп килүче яшь буында әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү, гаилә кыйммәтләренең кадерен аңлату иде. Аналар – һәр гаиләнең терәге, тормышның иң җылы чыганагы. Чара барышында катнашучылар әни роленең әһәмиятен, киләчәктә нинди әни булырга кирәклеген, ананың иң мөһим сыйфатларын ачыклый алды.

Очрашуда Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да чыгыш ясады. Ул әниләрнең сабырлыгын, мәхәббәтен, бала өчен күргән авырлыкларын искә төшереп, болай дип ассызыклады:


«Без яхшы яшибез, матур йортларда торабыз, димәк – әниләребезне шатландырырга тиешбез. Алар безне йөрәкләре астында тугыз ай йөртә, авыртулар кичерә, беренче адымга, сөйләшергә, укырга-язарга өйрәтә. Балага тормыш юлына чыгар өчен егерме ел дәвамында көчләрен, вакытларын, йөрәкләрен бирәләр».

Чарада Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева, һәм Актаныш районының өлкән психологы Шәйгарданова Фәһимә катнашты.Укучылар да үз фикерләре белән уртаклашты. 9 нчы сыйныф укучысы Лилия Әхмәтдинова болай диде:


«Әнинең сүзен гел тыңларга, булышырга кирәк. Өйдә әни кушканнарны үтим, ашарга да пешерәм. Әниемне бик яратам».

Очрашу җылы мохиттә узды, катнашучылар күңеленә тәэсирле уй-фикерләр салды. Чара ахырында оештыручылар районның барлык әниләрен якынлашып килүче Әниләр көне белән ихластан котладылар һәм һәр гаиләгә иминлек, җылылык һәм бәхет теләделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев