Матур гаиләләр иле син, Актаныш!
Россиядә ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Быел Татарстанда зур бәйрәм программасы планлаштырыла. 1-8 июль көннәрендә Татарстанда, шул исәптән безнең Актаныш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бик күп чаралар узачак.
7 июньдә "Матур гаиләләр иле син, Актаныш!» тематик концерт программасы көтелә.
«Гаиләм-бәхетем минем!", "Гаилә-серле бер көч!», "Гаилә сере нидәме?", "Иманлы гаилә" китап күргәзмәләре, викториналар, түгәрәк өстәлләр уздырылачак.
4-5 июль көннәрендә Актаныш районы ЗАГСында никах теркәү тантаналары булачак.
«Безнең урам гаиләләре» урам бәйрәмнәре, гаилә утырышлары, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләрендәге мәктәп яны лагерьларында гаилә тематикасына багышланган станцияләр буенча уеннар, «Мәхәббәт белән җылысындагы гаилә» әдәби-музыкаль кунак бүлмәсе кысаларында очрашулар оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев