Актаныш

Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Татар Суыксуы авылыннан Рамил белән Тәнзилә Гыйльмановлар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды

Бүген Актанышта зур гаилә бәйрәме- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы чара уза. Бәйрәм иң күңелле мизгелләрдән башланды: райондашларыбыз Рамил белән Тәнзилә Гыйльмановлар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды.

Татар Суыксуы авылында яшәүче Рамил белән Тәнзилә Гыйльмановларга әлеге мәртәбәле бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

Гыйльмановлар 1990 елның 8 мартында никахларын теркәгәннәр. Гыйльманов Рамил Гаффан улы 1981 елда Татар Суыксу урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумына укырга керә. Армиядә хезмәт итә, СПТУ-80 училищесында  производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 1988 елдан 1993 елга кадәр «Актаныш- Агрохимсервис» оешмасында каты көнкүреш калдыклары инженеры вазыйфасын башкара. 1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Бүгенге көндә «Әнәк» агрофирмасының  Иске Кормаш бүлекчәсендә идарәче. 40 елдан артык үзен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен «Татарстан агрохимия хезмәтенең казанышлары өчен» мактау билгесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты, Актаныш муниципаль районы Башлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Тәнзилә Әхмәтшәех кызы 1981- 1983 елларда Минзәлә медучилищесында укый. 1983 елның 1 августыннан бүгенә кадәр  Татар Суыксуы табиблык амбулаториясенең физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Эш стажы 43 ел. Район үзәк хастаханәсе баш табибының, район  башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
   

Гыйльмановлар 28 ел кайната-кайнана белэн яхшы мөгаләмәдә, тату гаилә булып яшиләр.  Хәзерге вакытта әниләрен тәрбиялиләр. Бәхетле Гыйльмановларның гаиләсе зур һәм тату. Балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатчанлык тәрбияли алдылар. Бүгенге көндә Гыйльмановлар гаиләсе Актаныш районының Татар Суыксуы авылында гомер кичерә. Авылдашлары, шулай ук райондашлары арасында бу гаилә зур абруй казанган, лаеклы үрнәк булып тора. 

Рамил һәм Тәнзилә! 

Сезне "Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булуыгыз белән котлыйбыз!

Гаилә бәхетеннән дә зур бәхет юктыр бу дөньяда. Сезгә киләчәктә дә тигез, парлы, имин, бәхетле гаилә тормышы телибез. Бер-берегезгә мәхәббәт, кайгырту һәм җылылык бүләк итегез. Үрнәк гаиләгезне кадерләп саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев