Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Актанышта -кулланучылар белән очрашу

Яр Чаллы территориаль органы белгече Актанышавылының «Универсам» сәүдә үзәгендәкулланучылар белән очрашу үткәрде. Чара барышында сатып алучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар сатучылар һәм сатып алучыларның үзара хезмәттәшлегенең төгәл кагыйдәләрен билгели. Куркынычсыз товарлар һәм кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча үзара фикер алышу өлкән яшьтәге сатып алучылар күңеленә аеруча хуш килде.

 Аларга Кулланучылар законнары нигезләре, сатучыга дәгъва бирү тәртибеһәм аны карау сроклары аңлатылды, шулай ук әңгәмә барышында туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Очрашу азагында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы адреслары һәм телефоннары турында брошюралар һәм кулланучылар өчен буклетлар таратылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев