Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Грамоталы кулланучы

Бүген районда кулланучыларның хокукларын яклау көнен билгеләп үтәләр

Халыкка күрсәтелгән хезмәт һәм товарлар кеше тормышының иминлеге һәм сыйфатына йогынты ясыйлар. Алар сыйфат һәм җитештерү стандартларына туры килергә тиешләр. Ә товарлар әйләнеше тәртибе билгеле бер хокук нигезләмәләре аша башкарыла. Кулланучылар хокукларын яклау һәм контрольлек итүче структуралар хезмәткәрләренә хөрмәт йөзеннән, Халыкара бәйрәм булдырылган.

 

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Беренче тапкыр аны 1983 елда бәйрәм итәләр. Рәсәйдә бу көн 1992 елның 7 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон кабул ителгәч танылу таба. Законда кулланучы белән җитештерүче, башкаручылар, импортерлар, сатучылар арасында үзара мөнәсәбәт җайлаштырыла, кулланучыларның сыйфатлы, тормышына, сәламәтлегенә зыян китермәслек товар сатып алуга, хезмәтләрдән файдалануга, товар һәм җитештерүчеләр турында мәгълүмат алуга, белем күтәрүгә, аларның ихтыяҗларын дәүләти һәм иҗтимагый яклау хокуклары билгеләнә. Ел саен әлеге дата махсус бер темага багышлана. Аны Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы билгели. 

Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы – бәйсез коммерцияле булмаган оешма. Аңа 1961 елда нигез салынган һәм ул 72 илдән кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче 180нән артык иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларын берләштерә. Оешма барлык кулланучыларның хокукларын яклый, кулланучылар хәрәкәте үсешенә йогынты ясый.

Районда да сатып алучы һәм сәүдә ноктасы арасында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләрдә гаделлекне торгызу белән шөгыльләнүче оешмалар бар. Үзегезне кызыксындырган сораулар, хокукларыгызны яклау таләп ителгәндә, сез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Флорит Мингазовка мөрәҗәгать итә аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев