Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Өлкәннәргә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан законнар аңлатылды

Өлкән буынның кулланучылар өлкәсендә хокукый белемлелеген арттыру һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев «Актаныш ветераннар йорты»нда олкән буын вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Очрашу барышында кулланучылар сәүдә өлкәсендә тирәнтен консультация алдылар, ә нәкъ менә ваклап сатучылар арасында киң таралган хокук бозуларның берсе – товар киштәләрендәге (полкадагы) һәм касса чегындагы бәяләр аермасы турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларга белгеч РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел № 2463 санлы карары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел № 2300-1 санлы канунының 10 маддәсе буенча расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренең 3 пункты нигезендә аңлатма бирде.

Очрашу ахырында чарада катнашучыларга рус һәм татар телләрендә кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр таратылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев