Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк сайлаганда нәрсәгә ихтибар бирергә кирәк?
Халыкара хатын-кызлар көнендә ир-атлар үзләренең гүзәл затларын, әниләрен һәм кызларын котлап бүләк белән сөендерәләр. Бу көнне чәчәчкләр генә түгел, косметика, хушбуйлар шулай ук зәркән эшләнмәләр бүләк итү гадәте бар. Әмма сатып алганчы, элеге категориядәге товарларны сайлауның төп кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.
Парфюмерия-косметика продукциясен сатып алганда дөрес сайлау өчен төргәктәге ингредиентлар составына керүче продукциянең билгеләнеше (әгәр бу исеменнән күрсәтелмәсә), куллану өчен чикләүләр (каршы күрсәтмәләр), куллану ысуллары һәм шартлары, саклау шартлары, куллану савытындагы продукциянең номиналь саны (күләме яисә массасы), датасы турында мәгълүматлар булырга тиешле мәгълүматка игътибар итәргә кирәк. әзерләү (ай, ел) һәм яраклылык вакыты (айлар, еллар), төс һәм/яки тон (декоратив косметика һәм буяу чаралары өчен).
Парфюмер продукцияне аның куллану үзенчәлекләренә карата аеруча саклык белән сайлау карәк, чөнки «кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 25 статьясында каралган сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 N 2463 карары нигезендә парфюмер-косметик әйберләргә кагылмый.
Товар сатып алганнан соң сатып алучыга төргәкнең эчтәлеген тикшерергә тәкъдим ителергә тиеш. Аэрозоль төргәк сатып алучы катнашында сатучы тарафыннан тикшерелә.
Зәркән эшләнмәләр сатып алганда , аларда проба тамгасы булуга ихтибар итәргә кирәк. Сатудагы кыйммәтле металл һәм таш эшләнмәләрне билгеләнеше буенча төркемлиләр һәм аларның һәркайсында пломбаланган ярлыклар эленә, шулай ук индивидуалҗ төргәк белән тәэмин итәләр. Ярлыкта эшләнмәненең исеме, җитештерүченең исеме, эшләнмә ясалган кыйммәтле металл, аның пробасы, артикулы, авырлыгы, күләме, эшләнмәнең бәясе (1 грамм эшләнмәнең бәясе) турында тулы мәглүмәт булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: тиешле сыйфатлы ювилер әйберләр, әгәр үлчәме, тосе һәм башкалар буенча туры килмәсә, кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел. Кулланучыга маркировка ярдәмендә эшләнмәнең исеме һәм билгеләнеше, иле, әзердәү датасы, җитештерүченең тулы исеме һәм урыны, эшләнмәнең күләме, чимал составы турында мәглүмәт, эшләнмәне карау символы һәм товар билгесе җиткерелергә тиеш.
Шулай ук чәчәчкләр сатып алганда да түбәндәгеләргә ихтибар итү кирәк. Иң беренче тышкы кыяфәтенә карап- яңа киселгән чәчәкләр яңа, чиста булырга тиеш. Яңа чәчәчкнең төбе каты, шома һәм сыгылмалы, тышкы таҗ яфраклары өзелмәгән булуы шарт. Чәчәкләрне кулыгызга алып бераз селкетеп карау зыян итмәс. Бу вакытта таҗ яфраклары, яфрагы коелырга тиеш түгел. Әгәр инде әзер букет аласыз икән, аны мөмкин кадәр җентекләп карау кирәк. Яна гына өзелгән якм шиҗә башлаган чәчәкләрдә булырга мөмкин. Чәчәк бәйләмен мостәкыйл җыю яки сезнең алда чәчәк бәйләмен җыеп бирүне сорау отышлырак була.
Игътибар! Әгәр товар сыйфатсыз булып чыкса, сатып алучы сатучыга товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтаруны таләп итеп дәгъва белдерергә хокуклы. Шулай ук кулланучы товар турындагы мәгълүмат белән таныша алмаган очракта, кулланучы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм башка зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы. Таләпләрне судка кадәр канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, кулланучы Кулланучылар хокукларын яклау турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән ихдас күңелдән тәбрик итәм, сәләмәлек, бәхетле озын гомер телим.
Хафизова Л.М.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев