Хезмәт тиешенчә күрсәтелмәсә, кулланучыга нишләргә?
Башта шуны әйтеп үтәсе килә: хезмәт күрсәткәндәкулланучылар һәм башкаручылар арасында барлыкка киләторган мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлыккодексы (алга таба - РФ ГК), «Кулланучылар хокукларыняклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба - «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон) нормалары белән җайга салына.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 4 статьясындагы 1 пункты нигезендә, башкаручы сыйфатыкилешүгә туры килә торган эшне башкарырга (хезмәткүрсәтергә) тиеш. Ләкин әгәр кулланучы белән башкаручы арасында сыйфат турында махсус шарт билгеләнмәгән булса, башкаручы әлеге эш яки мондый төрдәге хезмәт кулланыла торган максатлар өчен гадәттә куела торган таләпләр нигезендә эшне башкарырга (хезмәт күрсәтергә) тиеш.
Әгәр башкаручы җитешсезлекләр белән хезмәт күрсәткән булса, кулланучы үз теләге белән Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 29 статьясында каралганталәпләрнең берсен куярга хокуклы:
- күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) кимчелекләрен түләүсез бетерү;
- хезмәт күрсәтү (эш) өчен билгеләнгән бәяне тиешенчәкиметү;
- түләүсез кабат хезмәт күрсәтү (эш башкару);
- күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләрен үз көчләре белән яисә өченче затлар тарафыннан төзәтү буенча тотылган чыгымнарны каплау.
Әгәр шартнамәдә билгеләнгән срокта күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләре үтәүче тарафыннан бетерелмәсә, кулланучы шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм зыяннарны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитди кимчелекләре яисә шартнамә шартларыннан җитди чигенүләре ачыкланса, кулланучы шулай ук шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләрне Татарстан Республикасы Дәүләталкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча алырга мөмкин: 71-43-03.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев