Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Актанышта ял көннәрендә көндез 13 градус җылы, төнлә 7 градус салкын көтелә

Татарстанда, шул исәптән республиканың көнчыгышында урнашкан Актаныш төбәгендә иртәгә, 19 октябрьдә, максималь температура көтелә- 13 градус җылы булачак, бераз яңгыр явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гидрометеорология хезмәткәрләре фаразлавынча, шимбә көнне явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Моннан тыш, иртәдән республиканың кайбер районнарын томан каплаячак.

Җил уртача секундына 5-10 метрга, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 1 -4 градус, Актанышта — минус 7 градус тәшкил итәчәк. Көндез 8- 13 градуска кадәр җылыта.

Беренчел фаразлар буенча, киләсе атна башында, 21-22 октябрьдә, коры һава торышы сакланачак. Төнлә плюс 3 — минус 3 булачак, көндез шулай ук 5-11 нульдән югарырак температура көтелә.

Элегрәк Россия Гидрометеорология үзәгендә октябрьдә температура нормадан җылырак булыр дип фаразлаганнар иде. Бу чорда уртача тәүлеклек температура + 4- + 9 градус нормаль санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев