Һава торышы үзгәрә: давыл, яшен һәм томан көтелә
Татарстанда иртәгәдән һава шартларының кискен начараюы фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 18 апрельдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал, ә көндез республика территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ә Казан шәһәрендә ул 15 м/с чамасы булачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкны саклык чараларын үтәргә чакыра. Көчле җил вакытында биналар диварлары янында тору куркыныч, шулай ук реклама конструкцияләре һәм электр чыбыклары тирәсендә булудан тыелырга киңәш ителә. Мөмкинлек булганда, шәхси транспорттан вакытлыча баш тартып, барасы җирегезгә җәмәгать транспортында бару тәкъдим ителә.
Юлларда йөрүчеләргә аеруча игътибарлы булу сорала: тизлекне арттырмаска, кискен хәрәкәтләрдән сакланырга кирәк. Начар һава шартлары вакытында саклык кагыйдәләрен үтәү — иминлекнең төп шарты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев