Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Язгы сюрприз: 28 апрель иртәсендә Актаныш районы кар астында уянды!

Синоптиклар вәгъдә иткән кар Актаныш районына да килеп җитте. 28 апрель иртәсендә районыбызның төрле почмакларында яшәүчеләр статусларына чәчәкләрнең кар белән каплануын фото-видеога төшереп куйдылар, авария китереп чыгармас өчен машина йөртүчеләргә аеруча саклык күрсәтергә туры килде.

 Узган атнада Актаныш районында аномаль җылы һава торышында бик күп җимеш агачлары- груша, чия, сливалар  чәчәк ата башлады. Күпьеллыклар- лаләләр, нәркисләр күзләрне иркәләп бер-бер артлы таҗларын ачты. Бакчачылар берьеллыклар утырта башлады. 

Һәм 28 апрель иртәсендә бу язгы матурлыкны кар каплап алды. Иртә белән эшкә барырга җыенган һәркем машинасына яуган 15-20 сантиметр булып яуган кардан чистартты. Төнге аномаль һава торышы галәмәтләре  Актанышның Ленин проспектындагы кайбер агачларны да урталай сындырган булып чыкты.

Мондый һава торышы 2025 елгы уңышка ничек тәэсир итәр, әлегә фаразлыйсы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев