Синоптиклар ноябрь башында көчле кар явачак, юлларда бозлавык, дип кисәтә
Республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышының җитди начараюы хакында кисәтә. Әлеге фаразларны «Фобос» һава торышы үзәге дә раслады, ноябрь башында Татарстанда һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә көчле кар явачагын хәбәр итте.
«Ноябрь башында Үзәк Россиядә, Черноземьеда, Югары һәм Урта Иделдә, Идел-Нократ төбәгендә, Урта һәм Поляр Уралда, Көнбатыш Себернең төньягында һәм көнбатышында көчле кар явачак», – дип сөйләде метеорологлар.
Шуңа күрә, бары тик илнең иң көньяк төбәкләре генә көз ареалында калачак, дип искәртә синоптиклар.
Якын көннәрдә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев