Томан һәм бозлавык: Бүген юлларда аеруча сак булыгыз!
Һава торышы еш үзгәреп тора, бигрәк тә октябрь ахыры һәм ноябрь башында.
Бүген, 30 октябрьдә Татарстан Республикасы гидрометеоүзәге томан һәм бураннар көтелүе турында кисәтте. Юлларда урыны белән бозлавык.
Төнлә һәм көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил булуы мөмкин.
Көндез аерым районнарда көчле кар яву ихтималы бар. Буран, шулай ук дымлы кар кебек явым-төшем көтелә. Һава температурасы +2 градустан югары күтәрелмәячәк.
Хөрмәтле райондашлар, Актанышка килгән кунаклар! Юлларда сак, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!
Юлай Низаев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев