Актаныш

Актаныш районы

16+
И туган тел, и матур тел!

24-26 апрель көннәрендә «Татарча диктант» язу оештырыла

24-26 апрель көннәрендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак. «Татарча диктант» язачак.

24-26 апрель көннәрендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.   «Татарча диктант» язачак.
«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.

Беренче тапкыр бу чара 2016 елда үткәрелә, бүгенге көнгә 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны берләштерә.

Форматлары:

Офлайн рәвештә — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;

Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша https://diktant.tatar  

Офлайн мәйданчыклар илебезнең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да була. 

 Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм акциянең рәсми сайтында алып барылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев