Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм ярминкәсе сәүдә рәтләре муллыгы белән куандырды

Бүгенге җәйге ярминкәдә — чын-чыннан бәйрәм рухы хөкем итте.

Шимбә иртәсендә Актанышның ярминкәләр урынында хөкем сөргән мохит, продукциянең һәм көнкүреш товарларының төре, сыйфаты, бәяләре белән сезне тулырак таныштырырга тырышырбыз.

Иртәнге сәгатьләрдән үк сәүдә рәтләрендә сатыласы товар матур итеп тезеп куелган, әлеге сәүдә нокталарының хуҗалары да, алъяпкычларын билләренә ныклап бәйләп куеп, сатып алучыларны якты йөз белән каршыладылар.

Умартачылык нигъмәтләрен, балны һәм аңардан ясалган сыйларны сатучылар шактый күп иде биредә. Аларның кайберләре үзебезнең районныкы булса, кайсылары Удмуртия якларыннан килгәннәр иде. Хәер, Удмуртия ягы умартачылары да үзебезнеке булып чыкты бит! 

Әңгәмәдәшем Илназ Махъяновның бабасы — Актаныш районының Кәзкәй авылыннан икән. Ә без беләбез бит инде — кәзкәйлеләр күпләп умарта асрыйлар. Илназ әфәнде гаиләсе һәм якыннары бабаларының изге шөгылен лаеклы дәвам итәләр. Баллары төрлелеге, күплеге белән ярминкәдә халыкны җәлеп итте.

«Умартачылык серләре» рубрикам геройлары белән ярминкәдә күрешүләр, сөйләшүләр аеруча күңелле булды. Кировтан килгән Корбангали ага Хафизов 40 елдан артык умартачылык белән мавыга. Умарталары бихисап, ярминкәләрдә даими катнаша. 

Аның янына килгән сатып алучылар бертавыштан: 

— Корбангали әфәнденең баллары һәрвакыт бик сыйфатлы, югары сыйфатлы була. Юкә балы бармы, тагы ниндиләре бар? Бик тәмле бит сезнең бал! 

Яхшы, намуслы һәм вөҗданлы умартачыны халык шулай хөрмәт инде ул! Борыңгыдан килгән хикмәт инде бу!!!

Иске Айман җирлеге умартачылары балларын 1300-1400 сумнан куйганнар иде. Сыйфаты бик яхшы, күренеп тора. Корылык, һава торышы кырыслыгы сәбәпле бал муллыгы әллә ни күп булмаса да, зарланырлык түгел иде. Болай, балны ярминкәдә иң арзаны 1200 сум чамасыннан табып булгандыр, мөгаен.

Яшелчә-җимеш палаткалары янәшәләрендә дә райондашларыбыз бихисап күренә иде. Хакларын уртача белергә булдым. Халык сезонлы булган — карбыз, кавын, виноград һәм абрикос, нектариннарны күпләп алды. Бәяләр бик югары түгел иде, чагыштырмача кибетләрдә куелганнан арзанрак!

Кием-салым, балалар уенчыкларыннан торган сату рәтләре дә эшләде. Биредә дә хаклар «тешләмәде» дисәм, инкяр итмәссез? Мәсәлән, носкиларны 3 парны 100 сумга алу мөмкинлеген күрдек.

Мин исә үзебезнең һәм якын-тирә як төбәкләрдән килгән аеруча авыл кешеләре һәм барлык сату нокталары өчен сөенеп куйдым. Менә бит сәүдәләре ничек яхшы бара! Кайберләренең тын алырлык вакытлары да юк. Һәр сатып алучы мондый ярминкәләрнең халкыбыз өчен әһәмиятен югары бәяли, кирәкле, дип саный! Моңа мин танышлар белән сату нокталарында чиратта торган вакытта, аралашкан чакта тулысынча инандым. Сатып алучылар хаклар белән килешә, ризасызлык белдерүче юк. Ярминкәдә сатылган күп әйбернең супермаркетларда күпкә кыйммәтрәк булуын белә бит алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев