Актаныш

Актаныш районы

16+
Яшәеш

Быелгы җәйдә 57 квартал юлын яңадан салачаклар

Актаныш район үзәге белән 57 нче бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамыннан йөрүчеләр юлның бик тә аяныч хәлдә булуын турында төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев райондашларны сабырлык күрсәтергә чакыра, юллар кипшерүгә чокыр ремонты булачак, җәй уртасында юлны яңадан салачакбыз, дип вәгъдә итә.

Салих Хөснияров урамыннан машина белән узучылар «Актаныш-информ» хәбәрчеләрен күреп үзләре үк туктап, зар-моңнарын сөйләргә тотынды.

 

Кемнеңдер тәгәрмәче тирән чокырга төшеп шартлаган,

икенчесенең тәгәрмәч дискы яньчелеп машинасын ремонтка кертергә туры килгән. 

-Берәр куркыныч авария булганчы, карасыннар иде, көн саен шушыннан эшкә йөрибез, балаларны бакчага илтәбез. Мәктәп автобуслары шуннан йөри. Озакка китте, – диделәр Рамил Гарифуллин, Илнур Могътазиров, Рушания Шәйдуллина.

 

 

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев юллар кышның җылы килүе аркасында чокыр-чакырлана, ди. 

Бер көнне җылыта, икенче көнне суыта. Температураның тиз үзгәрүе аркасында юллар да ватыла.

Салих Хөснияров урамына җәй уртасында капиталь ремонт керәчәк. Аңа кадәр көннәр җылытып, юллар кипшерүгә чокырларны тигезләп чыгабыз. Төзекләндерү вакытында бу юлны ябып торачакбыз.

Үзебез дә көн саен шушы юлдан йөрибез. Берни дә эшләп булмый. Барыбызга да сабыр итәргә, түзәргә кирәк, - ди Камил Нурфаяз улы.

2012 елда төзелеп кулланылуга тапшырылган Салих Хөснияров урамының озынлыгы 1, 9 километрны тәшкил итә. Көн саен биредән 1000 автомобиль үтә. Әлегә кадәр капиталь төзекләндерелмәгән юлның бары чокырлары гына ямалып торды. Аеруча куркыныч хәлдәге чокыр-чакырлы өлешләргә кисәтүче юл билгеләре урнаштырып, йөрүчеләрне бәла-казадан сакларга кирәк. 

Мөхәммәтнур Сәетов исә 57 квартал урамнарыннан машина белән йөреп булмауга борчыла.

- Моннан өч ел элек балалар 57 бистәнең Ә. Сәфәргалин урамында йорт салып чыкканнар иде. Язлы, көзле урамнан үтмәле түгел, саз, пычрак. Бүген иртән машиналары батып калды, сөйрәп чыгарырга, балаларын бакчага илтергә мине чакырып алдылар. Ком салып булса да шушы юлларны йөрмәле итмәсләр микән, – ди ул.

 Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев бу уңайдан да аңлатмасын бирде: 

57 бистәдә ясалмаган юллар бар әле. Чөнки күпләр җир кишәрлеге алып, юлы, суы, газе кермәсә дә йорт салдылар, яши башладылар. Әле монда, әле тегендә салынган йортлы урамнар да бар. Кеше яшәргә тырыша, яхшыга омтыла анысы. Күпчелек күпбалалы гаиләләр йорт сала. Берьюлы барысын да төзеп бетереп булмый, акрынлап эшләнәчәк. 2024 елда  Г. Минаев, Маликов, З. Басыйров урамнарына ком салынды, калган урыннарга да ком түшәләчәк. Кырыйдагы Ә. Сәфәргалин урамына да каты өслек салыначак.

57 нче бистәдә узган ял көннәрендә су бетү турында да сорамый калмадык.

-Суга бүген ихтыяҗ бик зур. Чөнки нык күп кулланабыз. Өстәвенә 15 март көнне яшен сугып насос янып чыкты. Хәзер ул төзекләндерелде, халыкка су бирелде. Быел ике урамга су торбалары салыначак.

Авылыбызда яшәүчеләрнең тормышын яхшырту буенча эш алып барыла,- диде Камил Нурфаяз улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев