Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Легендар карикатурист хөрмәтенә

Дуслар, ә сез күргәзмәләр яратасызмы? Татарстан Журналистлары союзының утырышлар залында бик күркәм күргәзмә белән танышу насыйп булды бит әле.

Бу дөньяда кеше нигә яши? Гасырлар буена буыннан-буынга бирелә торган бу сорауга кайчак җавап эзләү дә авыр. Шагыйрь әйтмешли, һәркемгә дә яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер бирелмәгән. Шулай да дөньяда үзеңнән соң матур исемеңне, изге эшләреңне, якты образыңны калдыру мөһим. Моның өчен гомер буена Ватаныңа намус белән хезмәт итергә, тормышыңны үзең яраткан эшеңә багышлау да мөһим!

Халыкара конкурслар лауреаты, Габровода «Алтын Эзоп» Гран-при иясе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара журналистлар берлеге әгъзасы, Россия һәм Татарстан Рәсәй рәссамнары берлеге, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, МедиаСоюзның карикатуристлар Гильдиясенең Советы әгъзасы, карикатурист-рәссамнарның «Сабантуй» клубы рәисе булган Вячеслав Бибишевның күргәзмәсе белән танышып чыктым. Журналистлар берлегенең башкарма директоры, союзның Татарстан журналистикасының чал тарихына багышланган музей директоры Ралия Фатхутдинова әлеге күргәзмә, күптән түгел Вячеслав Леонардовичның якты рухына, иҗади мирасына багышланган кичә хакында сөйләде. Бөек шәхесебезнең тормыш юлы, аның тормышка ашырылмыйча калган матур-матур планнары турында белдем. Кем белә, бәлки алар да әле гамәлгә ашырылыр. Иң сөенечлесе — Вячеслав Леонардович Бибишев кебек затлы ватандашларыбызның онытылмавы, олуг хөрмәт белән искә алып торулары!

Карикатура жанры — күп очракта газета-журналларыбызда автор язып бетерә алмаган сүзләрне, четерекле күренешләрне ачыклый торган ысул. Бу жанрда — күпчелек көлкеле, сатира элементлары кергән моментлар сурәтләнә, кайчак гаделсезлек очраклары да нәкъ карикатура аркылы чагылыш таба. Шулай да төрле карикатураларны очрату мөмкин, Вячеслав әфәнденең карикатуралары да эмоцияләрнең күп булуы, алар төрли хәл-вакыйгаларны тасвир итүләре белән аерылып тора.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмә эшләргә бик бай. Рәссамның якты мирасының шәхси күргәзмәсе «Дан ордены» исеме астында оештырылган.

Карикатурлар һәм шаржлар монда бөтен күптөрлелектә күрсәтелгән. Шундый күренекле замандашлар конытылмый, ә алар турындагы истәлекләр саклана, яшь буынга да тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев