Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Үземнең ирем дә авыру булгангамы, ярдәмгә мохтаҗларга булышасым килә!

Бүген Актаныш районы хакимиятенең мәҗлесләр залында район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында «Игелек үзәге» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Фидәния Зәкиева да бар иде.

Фидәния Фирдәвис кызы Зәкиева «Игелек үзәге» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр булып 4 кенә ел эшли. Кыска гына вакыт эчендә коллективта хөрмәт казанып өлгергән игелекле хезмәткәрләрнең берсе ул.

Һөнәри бәйрәме- Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Фидәния Фирдәвис кызы Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Күңел җылысын биреп инвалид авылдашларыбызны караучы, аларның иң якын кешесенә әверелгән мәрхәмәт иясе үзе дә тормыш тарафыннан сыналган. Фидәния менә 16 ел элек инсульт кичергән инвалид ирен тәрбияли. Сөйгәне урын өстендә калачак дисләләр дә, Фидәниянең тырышлыгы белән аякка баса, үзенә кирәк эшләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга, яңабаштан яшәргә өйрәнгән. Авыруларны карый белү, тәрбияләүнең үз нечкәлекләре.

Авыру кешене артык кызгану да кирәкми. Йомшак сөйләшү, аралашу белән беррәттән таләпчәнлек, көндәлек режимны саклау, вакытында даруларны, дәвалану чараларын кабул итү аякка бастыра.

Авыру кеше караганым булгач, эштә кыен булмады. Миңа 5 авыру беркетелгән, шуларның берсе урын өстендә генә ята. Өйләрен чиста-пөхтә тотам,  ашарга пешерәм,юындырам, киендерәм, кан басымнарын үлчим, даруларын, азык-төлек алып кайтып бирәм. Үземнең ирем дә авыру булгангамы, ярдәмгә мохтаҗларга булышасым, хәлләрен җиңеләйтәсем килә. Үз эшемне яратып башкарам, – ди Фидәния. 

Фидәния кебек тагын бик күп игелекле  һөнәр ияләре мактаулы бүләкләргә лаек булдылар.

Аларга әлеге хөрмәтне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов,

 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова күрсәтте, игелек ияләренең районыбыз, республикабызда социаль юнәлештә зур эшләр башкаруларына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев