Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Әгәр ул да сау булса...

Районыбызда инвалид, тумыштан саулыкка туймаган балалар артуга таба. Аларның 50-гә якыны Такталачыктагы коррекция мәктәбендә укый, һөнәргә өйрәнә. Өйдә әти-әниләре генә тәрбия кылганнары да бар. Шундыйларның берсе Әгъбәс авылында әнисе белән яши.

Бүген Чуракай мәктәбе укучылары авылдашлары, тумыштан мөмкинлеге чикләнгән яшьтәшләре Альберт Харисов янына бардылар. Бала бала булып кала бирә, бүген алар бергәләп уйнадылар, аралаштылар.

Балалар үзләре белән иганәчеләр әзерләгән күчтәнәч кабы да алып килгән иделәр. Альберт укучылар кулыннан бүләкләр алгач, елмаеп җибәрде, уңай эмоцияләр егетнең кәефен күтәрде. Әнисе Хәлимә апага да улының куануын күрү бик рәхәт иде. Язмыш тарафыннан кыерсытылган күңелләргә аз булса да җылылык, нур иңде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев