Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Актанышның игелекле кешеләре дөньяны яхшырак итә!

Актанышта узган Алдынгылар слетында иң актив волонтерларның эшчәнлеге билгеләп үтелде.

Актаныш районы алдынгыларын хөрмәтләү слетында махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашкан иң күренекле волонтерларның эшчәнлеген билгеләп үттеләр. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев иң актив волонтерларга бүләкләр тапшырды. Аларның һәркайсы 5000 сум күләмендә акчалата премиягә һәм Рәхмәт хатына лаек булды. 

«Без бергә» волонтерларының зур тырышлыгы һәм фидакарьлеге һәммәбезне сокландыра, бар җәмәгатьчелеккә игелек-изгелек үрнәге булып тора. Волонтерларның ярдәме фронттагылар өчен бик мөһим.

Менә алар безнең олы хөрмәткә лаек волонтерларыбыз:

  •  Гикрамина Лилия Әхнәф кызы    
  •  Нуруллина Фирдания Тимершәех кызы    
  • Гарифуллина Гөлназ Әлиф кызы    
  • Салихҗанова Ләйлә Рәсим кызы   
  • Латыйпова Рәмзия Мирзасалих кызы    
  •  Иделбаева Гөлина Финус кызы    
  • Галимова Гөлинә Әхнәф кызы 
  • Ханов Руслан Рузил Улы   
  • Сабитова Венера Равис кызы    
  • Арсланова Елена Шәймәрдән кызы
Волонтерларыбыз фронттагы сугышчыларга ярдәм итеп кенә калмыйча, район халкын да үзара бердәмлеккә өндиләр, ярдәмләшеп яшәү рухын ныгыталар, илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләргә булышалар. Әлеге райондашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез,  хезмәтләрен югары бәялибез! Алар — безнең горурлык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев