“Елның иң яхшы социаль хезмәткәре” — Юлия Галләмова
Актаныш районында социаль хезмәткәрләр арасында ел саен үткәрелә торган нәтиҗәләр буенча быел “Елның иң яхшы хезмәткәре” дигән мактаулы исем “Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Галләмова Юлия Радик кызына бирелде.
Юлия әлеге өлкәдә инде 8 ел намуслы хезмәт куя. Бүгенге көндә ул сигез өлкән кешегә — әби-бабайларга — өйләрендә социаль хезмәт күрсәтә. Аның эшенең асылы — өлкәннәргә көндәлек тормышта ярдәм итү генә түгел, ә аларга хөрмәт, игътибар һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтү.
— Безнең эш — иң беренче чиратта өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга кешелекле мөнәсәбәттә булу, — ди Юлия.
Үз хезмәтен ул яратып башкара. “Аллага шөкер, эшемне яратам”, — дип билгеләп үтә ул. Әлбәттә, һәр хезмәттәге кебек үк, монда да кыенлыклар очрый. Әмма Юлия аларны авырлык итеп кабул итми:
— Авырлыкларсыз хезмәт юктыр, ләкин үзем башкарган эшемдә аларны сизми дә калам, — ди ул.
Аның карамагындагы өлкәннәр Юлияне һәрвакыт көтеп ала. Аның сүзләренә караганда, алар килү вакытын күзәтеп, көтеп торалар, ә бераз соңга калса, борчылып шалтыраталар. Бу исә социаль хезмәткәр хезмәтенең никадәр кирәкле һәм кадерле булуын тагын бер кат раслый.
Юлия Галләмова Иске Кормаш авыл җирлегендә дә, Актанышта да хезмәт күрсәтә. Көн саен юлларда йөреп, ике җирлектә өлкәннәргә ярдәм итү аның өчен гадәти эшкә әверелгән. Бу хезмәт зур түземлек, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә.
Бәйрәм уңаеннан Юлия хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен җиткерде:
— Барлык хезмәттәшләремә иң беренче чиратта саулык-сәламәтлек, тынычлык, эшләрендә уңышлар телим. Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын, — диде ул.
Аның фикеренчә, социаль хезмәткәр өчен иң мөһим сыйфатлар — кешелеклелек һәм кешеләрне аңлый белү:
— Бу хезмәттә иң кирәклесе — кешелекле булу, кеше хәлен аңлау, — дип ассызыклый Юлия.
Галләмова Юлия Радик кызының эшчәнлеге — игелек, сабырлык һәм кешеләргә карата ихлас мөнәсәбәт үрнәге. Мондый хезмәткәрләр аркасында җәмгыятьтә шәфкатьлелек һәм ярдәмчеллек кыйммәтләре саклана һәм үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев