Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Иске Богады җирлеге халкы махсус хәрби операциядәге авылдашларының гаиләләренә ярдәм оештырды

Актаныш районы егетләре махсус хәрби операция башланганнан соң үзләренең батырлыгын, кыюлыгын, бер-бер артлы раслап кына торды. Геройларыбызның четерекле шартларда неонацизм белән көрәшүләрен ишетеп-белеп торучы район халкы бик тиз арада ярдәм оештырып җибәрде. Гөлинә Иделбаева исемле кызыбызның «Без-бергә» волонтерлар төркеменә районыбыз авылларында яшәүче олысы-кечесе кушылды. Һәркем кулыннан килгәнчә, кайвакыт үз мөмкинлекләреннән тыш та сугышчыларыбызга ярдәм итәргә ашыкты. Иске Богады авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмады. Авылдашлар күз алдында тәгәрәп үскән 6 егетен махсус хәрби операциягә озатты. Кеше кайгысына беркайчан битараф булмаган авылдашларым бу юлы да бердәмлек күрсәтте.

Авылдашлар 6 егетнең, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләренең һәрвакыт хәл-әхвәлен белешеп, юату сүзләре белән авырткан җаннарына аз булса да күңел тынычлыгы бирергә тырышты. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорын үз җилкәләрендә сугыш чоры балалары, әткәйләре немец илбасарларына каршы яуда катнашканнар бу афәтне кабат йөрәкләре аша уздырып, батырларыбыз алдында үзләрен бурычлы саный. 

- Мин Яңа Богады авылында яшим. Урамдаш апаларыбыз, Илфак, әйдәле, махсус хәрби операциядәге егетләргә акчалата ярдәм җыйыйк, дигәч, бу хакта авылыбызның ватсап чатына яздым. Инде беренче көнне үк минем счетка акча килә башлады. Ике көнгә бер чатта исәп-хисап ясап бардым, -ди Илфак Гаянов. 

Санаулы гына көн эчендә 195 250 сум  акча җыела.

- Богады авыл халкы бик бердәм, авыр чакта бер-берсен ташламый торган авылдашлар икәнбез дигән фикер туды. Авылда яшәүчеләр генә түгел, әллә кайчан авылдан чыгып киткән якташлар да саллы ярдәмнәрен кертте. Һәркем "Егетләребез исән-сау булсын!" дигән теләген әйтте, дога кылды. Беребез дә махсус хәрби операциягә битараф түгел. Без өйләребездә җылы ашлар ашап, яхшы шартларда яшибез. Ә солдатларыбыз салкын окопларда илебез мәнфәгатләрен кайгыртып сәламәтлекләрен югалтып, сугыш кырдларында көрәшә, һөҗүм вакытында алган яраларыннан дәваланып госпитальләрдә дәваланалар. батырларыбыз белән элемтәгә чыгып авыл халкыннан ярдәм җыйганыбызны әйткәч, аптырап калдылар, кыенсындылар. "Безнең акчаларыбыз бар, безгә түлиләр, кирәкми, рәхмәт!" диделәр.  Авыл халкы чын күңелдән тапшыра, берегез дә мохтаҗ түгел икәнлегегезне беләбез, шушы хәрәкәткә керткән абый-апаларның өлешләрен зур итеп кабул итегез, дигәч алдылар. Кыганыч, ярдәмне тапшырган көнне госпитальдә дәваланучы авылдашыбыз  Айназ Арсланов арабыздан китте. Айназның сугыш яраларыннан булган үлеме безнең урамыбыз, авылыбыз, район, республика өчен зур югалту ул. Һәрбер солдатның үлеме безнең өчен зур югалту, инде калганнары исән булсыннар, савыгып кайтсыннар!- дип бу вакыйга турында сөйләде Илфак Фикать улы. 

Авылыбызның активы Илфак Гаянов җыелган акчаларны 6 өлешкә бүлеп махсус хәрби операциядәге егетләребезнең өчесенең гаиләсенә тапшыра , калганнарын үзләренең исәп-хисап счетларына җибәрә.

Иске Богады авылында яшәүче Дәнифә апа белән Финус абый Хәйретдиновларның да уллары Илбар махсус хәрби операция батыры. Авылдашларның ярдәмен кабул итеп алганда Дәнифә апа улы өчен дә, башка солдатлар өчен изге теләкләрен әйтеп дога кыла:

- Аллаһы Тәгалә балаларыбызның гомерләрен өзмичә, ныклы сәламәтлек белән үз көннәрен үзләре күрерлек, барлык әгъзалары да төзек булып куанып күрешүләрне насыйп итсен. Авыруларына терелергә язсын, япь-яшь җаннарны үзенә алмасын! Авыл халкына бик зур рәхмәт!  - дип изге теләкләрен тели Дәнифә апа. 

Улын ут эченә озаткан ананың изге теләкләре кабул ит, Раббым! Батырларыбызның яу кырында үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре заяга булмасын, ил-көннәребезгә тынычлык, кешеләр арасында үзара аңлашу, бәхет килсен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев