Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Күмәк көч тау күчерә: Актанышның икенче мәктәбе утыз тартма гуманитар ярдәм тапшырды

Актаныш муниципаль районының «Без бергә» ярдәм фонды урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре бу көннәрдә ябылып тормый. Көн саен игелекле райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап кирәк-яраклар китерәләр. Әле шушы көннәрдә генә Актанышның икенче санлы мәктәбе коллективы 30 тартма гуманитар ярдәм алып килде.

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга Актаныштан озатылган һәр гуманитар йөк машиналарына Актанышның икенче санлы мәктәбе даими рәвештә үзенең саллы өлешен кертеп килде. Тиздән унбишенче гуманитар ярдәм юлга кузгала. Шушы хәбәрне ишетүгә коллектив янә хәйрия эшен башлап җибәрде. Актанышның икенче санлы мәктәбендә быелгы уку елында 723 укучы укый, аларга 60 педагог белем һәм тәрбия бирә. Менә шушы зур армиягә ата-аналар да кушылгач зур күмәк көч барлыкка килә.

Күмәк көч-тау күчерә, диләр. «Без бергә» ярдәм фонды тәкъдим иткән исемлек буенча солдатларыбызга байтак күләмдә медикаментлар, җылы киемнәр, чәй, кофе, төргәкләнгән сулар, тәм-томнар, ярмалар, шәхси гигиена әйберләре, яралыларга памперслар җыйналган. 

Игелек кылу эшчәнлеге әле моның белән генә тәмамланмый. Хәзер укучылар, укытучылар, ата-аналар хәйрия ярминкәсенә әзерләнә. Узган уку елында мәктәп коридорында һәр сыйныф өстәлләр куеп өйдә пешерелгән камыр ризыклары, кайнатмалар, тозланган яшелчәләр һәм башка кулдан җитештерелгән әйберләр белән сату итеп, җыелган акчаларга махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яраклар юнәткән иделәр.

Бу юлы ярминкәне дирекция мәктәп ишек алдында оештырырга исәпли. Болай иткәндә ата-аналар да ярминкәдә катнаша ала. «Ярминкәдән кергән акчаларны актлаштырып, «Без бергә» ярдәм фондына күчерәчәкбез, диде мәктәп директоры Илназ Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев