Аена 160 мең сумнан артык акча алучы пенсионерлар кемнәр алар?
Россиядә очучы-сынаучыларның пенсиясенең уртача күләме аена 160 мең сумнан артык.
Бу хакта РФ Социаль фонды системасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Агымдагы елның 1 апреленә очучы-сынаучыларның уртача пенсиясе аена 163 120 сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда ул якынча 13 мең сумга арткан, дип хәбәр итә агентлык.
Шул ук вакытта эшләвен дәвам итүче очучы-сынаучыларның пенсиясе уртача 151 034 сум тәшкил итсә, эшләмәүчеләрнеке 167 107 сум.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә уртача пенсия күләме елына якынча 2,5 мең сумга арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев