Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә кабат сызым дәресләре укытыла башлый

Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, гомуми белем бирү системасын үстерү буенча масштаблы эшләр алып бара. Соңгы айларда берничә җитди карар кабул ителде, алар актив рәвештә 2024 елның 1 сентябреннән гамәлгә ашырыла башлый.

Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә мәгариф идарәсе мөдире Раниза Шакирова яңа уку елыннан кертелүче үзгәрешләр белән таныштырды. Менә алар:

  • «Тормыш иминлеге нигезләре» предмет исеме «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» итеп үзгәртелде. Ул үз эченә башлангыч хәрби әзерлек курсларын да ала;
  • «Технология» предметы исеме «Хезмәт (технология)» итеп үзгәртелде. Ул биш мәҗбүри модульне һәм өч факультативны үз эченә ала;
  • «Рус әдәбияты» дәреслегендәге әсәрләр исемлеге яңартылды;
  • «Тарих» фәне федераль эш программасы «Безнең төбәк тарихы» укыту курсы белән тулыландырылды;
  • «Физик тәрбия» предметына яңа модульләр өстәлде;
  • Төп һәм урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә мәктәпләрдә «Сызым (черчение)» дәресләре кабат укытыла башлаячак;
  • Югары сыйныф укучылары класстан тыш өстәмә курс —«Гаилә белеме (нигезе) («Семьеведение») укыячак;
  • «География» предметы программасына Кырым, Донецк Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре турында материаллар белән яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев