Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча Ветераннар советы вәкилләре тәртип сагында хезмәт иткән өлкәннәрнең хәлен белешүне дәвам итә. Алар районда озак еллар хезмәт куйган ветеран Мәгъсүм Муса улы Сираев янына барып, кан басымын үлчәү өчен тонометр тапшырдылар.
Мәгъсүм Сираев Актаныш районына 1978 елда гаиләсе белән кайтып, эчке эшләр органнарында хезмәт итә башлый. Аны участок инспекторы итеп эшкә алалар. Шушы вазифада ул район халкы белән тыгыз аралашып, җәмәгать тәртибен саклауда зур хезмәт куя.
Участок инспекторы булып башланган хезмәт юлы
Мәгъсүм Муса улы милициядә хезмәт иткән елларын бүген дә җылы искә ала. Ул чорда Актаныш район үзәгендә тәртип саклау бүгенге кебек мөмкинлекләр белән башкарылмый.
Транспорт та җитәрлек булмый. Хезмәткәрләргә участокларны, җәмәгать урыннарын мотоцикл белән йөреп контрольдә тотарга туры килә.
Мәгъсүм Сираев хезмәттәшләре белән бергә районда тәртип саклый. Ул вакытта район үзәгендәге базар каршындагы вагоннарда төрле кешеләр яшәгән. Алар арасында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәр, төрле сәбәпләр белән районга килгән кешеләр дә булган.
Шушы шартларда участок инспекторларының эше аеруча җаваплы була.
— Ул вакытта машина да, башка мөмкинлекләр дә юк иде. Мотоцикл белән йөреп, көне-төне эшләдек. Кичке сәгать 12ләрдә ресторан ябылгач та тәртипне контрольдә тотарга туры килә иде, — дип искә ала ветеран.
Актанышның ул чордагы эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге хезмәткәрләр алдына район үзәгендә тәртипне саклау бурычын куя. Мәгъсүм Сираев һәм аның хезмәттәшләре бу бурычны намус белән үти.
Тыл хезмәтенә күчә
Берничә ел участок инспекторы булып эшләгәннән соң Мәгъсүм Сираев милициянең тыл тәэминаты хезмәтенә күчә. Биредә дә үзенә йөкләнгән бурычларны җаваплылык белән башкарып, лаеклы ялга чыга.
Аның хезмәт юлы гаиләсе өчен дә үрнәк була. Әтисе эшләгән өлкә белән кызыксынып, улы Рушан да эчке эшләр органнарына хезмәткә килә. Мәгъсүм абый улына үз тәҗрибәсен тапшыра һәм лаеклы ялга чыкканда хезмәт урынын яшь буын вәкиленә калдыра.
Пенсиядә дә кул кушырып утырмый
Лаеклы ялга чыккач та Мәгъсүм Сираев актив тормыш рәвешен дәвам итә. Бүген ул гаиләсе белән бергә яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бакчасында помидор, төрле яшелчәләр үсә. Гаиләсе белән бергә түтәлләрне карыйлар, уңыш җыялар. Үстергән яшелчәләрен базарга чыгарып саталар.
Балалары да әти-әнисенә ярдәм итә. Шулай итеп, гаилә белән бергә эшләп, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрәләр.
Ветераннар игътибар үзәгендә
Мәгъсүм Сираев бүген инвалидлык алган ветераннарның берсе. Шуңа күрә аның сәламәтлегенә аеруча игътибар кирәк.
Район Ветераннар советы рәисе Васил Вахитов сүзләренчә, ветераннар белән элемтә бәйрәмнәрдә генә түгел, ел дәвамында дәвам итә.
— Өлкәннәр көнендә дә, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә дә, инвалидлар көнендә дә, Ветераннар көнендә дә аларның хәлен белешергә тырышабыз. Телефоннан сөйләшәбез, мөмкин булса, очрашабыз, ярдәм күрсәтергә тырышабыз, — ди ул.
Ветераннар советы мөрәҗәгате белән Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы тарафыннан сәламәтлекләре чикләнгән берничә өлкән кешегә ярдәм күрсәтелә. Мәгъсүм Сираевка да шушы ярдәм кысаларында тонометр тапшырылды.
Аның өчен бу — көндәлек тормышта кирәкле әйбер. Кан басымын өйдә даими үлчәп тору сәламәтлекне контрольдә тотарга ярдәм итә.
«Бөтен авырлыкларны кичердек»
Мәгъсүм Сираев өчен эчке эшләр органнарындагы хезмәт — яшьлек хыялының дәвамы.
— 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Ленинградтагы югары хәрби-сәяси училищега укырга керергә теләдем. Гариза яздым, Ленинградка да бардым. Училищега керергә әзерләндек. Әмма документлар белән проблема килеп чыкты. Аттестатым Казанда калган иде, шуңа күрә укырга керә алмадым, — дип искә ала ул.
Ә хәрби булу теләге яшь егеттә көчле була.
— Военный булырга хыял бар иде, — ди ветеран.
Тормыш аны башка юлдан алып китә. Эчке эшләр органнарына хезмәткә кереп, старшина, аннары уполномоченный булып эшли. Хезмәт хакы да бүгенге белән чагыштырырлык булмый.
— Ул вакытта хезмәт хаклары аз иде, 80 сумнар чамасы. Аннары старшина булдым, уполномоченный булгач, акча өстәлде. Шулай итеп, бөтен авырлыкларны кичердек. Балалар үстердек. Өч балабыз бар, — ди ул.
«Һөнәремне яратып башкардым»
Мәгъсүм Сираев хезмәт иткән елларын үкенеч белән түгел, ә рәхмәт белән искә ала. Аның өчен милициядәге хезмәт — тормышының мөһим бер өлеше.
— Һөнәремне яратып башкардым. Әлхәмдүлилләһ, матур итеп эшләдек, яшәдек, тырыштык. Хәзер дә шулай яшәргә, тормышны дәвам итәргә тырышабыз, — ди ветеран.
Бүген дә Мәгъсүм абый кул кушырып утырмый. Гаиләсе белән яшелчә үстерә, хезмәт куя, балаларыннан һәм якыннарыннан ярдәм ала.
Аның тормышында милициядәге хезмәт еллары да, бүгенге көн мәшәкатьләре дә янәшә үрелеп бара. Иң мөһиме — ул үзен кирәкле итеп тоеп, хәрәкәттә булырга тырыша.
Әгәр яшьлеккә кайтып, һөнәрне яңадан сайларга мөмкинлек бирелсә, Мәгъсүм Сираев озак уйламый:
— Әгәр яшьлегемә кайта алсам, яңадан да милициягә керер идем, — ди ул елмаеп.
Нет комментариев