Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча Ветераннар советы рәисе Васил Вахитов һәм район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Әлфис Шәйхелмәрдәнов тәртип сагында хезмәт иткән лаеклы ялдагы хезмәткәрләрнең хәлләрен белеште. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ветераннарга кан басымын үлчәү өчен тонометрлар һәм Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.
84 ветеранның 54е — 70 яшьтән өлкәнрәк
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә бүгенге көндә 84 пенсионер-ветеран исәпләнә. Аларның 54е — 70 яшьтән өлкәнрәк. 11 ветеран инвалидлык алган. Еллар дәвамында хокук саклау органнарында хезмәт иткән өлкәннәрнең кайберләрендә хезмәт чорында төрле сәламәтлек проблемалары барлыкка килгән. Шул сәбәпле бүген аларның арасында инвалидлык рәсмиләштергән ветераннар да бар.
Ветераннар советы өлкән хезмәткәрләрнең хәлен даими белешеп тора. Аларны Өлкәннәр көне, Ветераннар көне, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне, шулай ук Инвалидлар декадасы кебек истәлекле даталарда аеруча игътибар үзәгендә тота.
25 ел милициядә хезмәт иткән Фикус абый янында
Иң элек җитәкчеләр милициядә 25 ел шофер булып хезмәт иткән Шәрипов Фикус Мирзанур улының хәлен белеште. Ул озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан.
— Без ветераннарыбызны һәрвакыт истә тотарга тырышабыз. Аларның хәлләрен белешәбез, мөмкин булганча ярдәм күрсәтәбез. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы белән дә бу мәсьәлә турында сөйләштек. Өлкән һәм сәламәтлекләре чикләнгән ветераннарга ярдәм кирәклеген әйттек. Безнең мөрәҗәгатьне хуплап, ярдәм күрсәтергә ризалаштылар, — диде Васил Вахитов.
Аның сүзләренчә, ярдәм күрсәтеләсе ветераннарны сайлаганда аларның яше, сәламәтлек торышы һәм матди мөмкинлекләре дә исәпкә алынган.
Фикус Мирзанур улының да пенсиясе зур түгел. Ул офицер составында түгел, ә шофер булып хезмәт иткән. Бүген исә ветеранның сәламәтлеге дә игътибар таләп итә: ул икенче төркем инвалид, йөрәгенә операция ясалган.
Шушы хәлләрне исәпкә алып, аңа кан басымын даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган тонометр бүләк ителде.
«Милициядә эшләгән һәр көнем истәлекле булды»
Фикус Шәрипов милициядә хезмәт иткән елларын җылы искә ала. Аның өчен ул чорның аерым бер генә истәлекле көне юк — чөнки хезмәттә узган һәр көн үзенчә кадерле.
— Милициядә эшләгән һәр көн истәлекле булды. Нәкъ менә берәр көнне аерып әйтә алмыйм, һәр көне истәлекле, — ди Фикус Мирзанур улы.
Хезмәт юлын ул оператив төркемне йөртүдән башлаган. Соңрак район эчке эшләр бүлеге начальнигын йөрткән. Аннан дежур частька күчеп, анда берничә ел хезмәт иткән.
— Башта оператив төркем белән йөрдек. Аннан милиция начальнигын йөрттем. Соңрак дежур частька күчтем. Анда берничә ел эшләдем. Шуннан инде пенсиягә чыктым, — дип искә ала ветеран.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул хезмәттән читтә калмаган. Шәхси сак хезмәтендә эшләгән вакытта сәламәтлеге белән проблемалар башланган.
— 2012 елда, ЧОПта эшләгән вакытта авырый башладым. Күкрәк авыртты. Хастаханәгә бардым, — ди Фикус абый.
Аңа ишемия йөрәк авыруы диагнозы куелган. Ветеранның йөрәгенә операция ясыйлар. Хәзер сәламәтлегенә игътибарлы булырга туры килә. Шуңа күрә тонометр Фикус Мирзанур улы өчен кирәкле һәм файдалы ярдәм булачак. Кан басымын өй шартларында даими контрольдә тоту аның өчен аеруча мөһим.
Күп еллар дәвамында җәмәгать тәртибен саклауга үз өлешен керткән ветеран өчен бүгенге игътибар — хезмәтенә күрсәтелгән хөрмәтнең бер билгесе.
Нет комментариев