Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышлылар «Яшел ут» бәйгесендә бүләкләнде

Актаныш районы вәкилләре Яшел Үзән шәһәрендә узган республикакүләм «Яшел ут» бәйгесенең йомгаклау семинарында катнашып, Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Профилактика эшчәнлегендә ирешкән нәтиҗәләре һәм актив хезмәте өчен район ДАИ җитәкчесе, полиция майоры Ренат Шәмсиев Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Р. Гариповның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук югары күрсәткечләргә ирешеп, үрнәк эшчәнлек алып баручы Актаныш районының 1 нче санлы «Умырзая» балалар бакчасы мөдире Эльвира Бикмитова да республика күләмендә танылу алды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Һадиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты, «БДД» ДБУ директоры Р. Миңнеханов, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе  вазифаларын вакытлыча башкаручы А.Р. Самигуллин исеменнән тапшырылган дипломнарга ия булды.

Әлеге казанышлар Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм профилактика эшен югары дәрәҗәдә оештыруның нәтиҗәсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев