Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әти-әни һәм мин- юл кагыйдәләрен яхшы беләбез!

Гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы, җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, аның кагыйдәләрен дә үтәргә тиешбез. «Умырзая» балалар бакчасында «Әти-әни һәм мин- юл кагыйдәләрен яхшы беләбез!» дигән тема буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә, белемнәрне кабатлауга нигезләнгән эчтәлекле чара узды.

Балалар әти-әниләре белән берлектә уздырылган чараларны бик яраталар, бәйге- бәйрәм узасы залга да көләч елмаеп, балкып килеп керделәр. Чөнки мондый мизгелләр балалар күңелендә тагы да ныграк истә кала.

Беренче санлы "Умырзая" балалар бакчасы әти-әниләр белән бик нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү дә югары планкага куелган. Балалар бакчасында юл йөрү иминлеген чагылдыра, балаларга өйрәтә торган җиһазланышка көчле игътибар юнәлтелә.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, инспекция хезмәткәрләренә яңадан-яңа күрсәтмә әсбаплар, җиһазлар кирәклеген исбатлап, сорап гаризалар язалар. Педагогларның кызыксынуы юкка түгел. Кечкенәдән өйрәтелгән кагыйдәләр гомер буена истә кала. Ә юл йөрү кагыйдәләрен белү иминлек, исәнлек дигән сүз ул. 

Әти-әниләр белән уздырылган чара барышында балалар Татарстан Республикасы «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән интерактив өстәлдә шөгыльләнеп күрсәттеләр. Ата-аналар балаларының заманча интерактив өстәлдә зебралар төзүләрен, пазллар җыюын кызыксынып күзәттеләр, аларның бирелеп һәм мавыгып уйнауларыннан канәгать калдылар. Җир, су, һава транспортларын аера белүләренә сокландылар.

Уеннарның барысы да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган иде.  

- Эльвира Хәмит кызы җитәкчелегендәге "Умырзая" балалар бакчасы коллективы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча зур актив эшчәнлек алып бара. 2023 елда әлеге бакчада республикакүләм семинарның да узуы аларның хезмәтенең бик яхшы оештырылуы белән бәйле. "Әти-әни һәм мин- юл кагыйдәләрен яхшы беләбез!" ачык шөгыль дәресен уздырган Резеда Ильяс кызына да зур рәхмәтемне җиткерәм. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдәгеэшләре дәвамлы бусын,- ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

31

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев