Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әтиләр белән бергәләп: Яңа Әлем бакчасында юл кагыйдәләренә багышланган бәйге узды

Әтиләр - гаилә тоткасы икәнен искә алып бүген Яңа Әлем балалар бакчасында әтиләр һәм балалар катнашында «Сак йөрегез юлларда» исеме астында зур чара узды.

Әтиләр безнең шофер һәм көн саен аларның машина белән юллар  аша хәрәкәт итүен дә искә алып, чарабызны юл йөрү кагыйдәләренә багышладык: командалар арасында әлеге теманы яктыртып биремнәр, уеннар, җырлар оештырылды.  

Кунак булып  Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова да катнашты, әтиләргә, балаларга  юлларда сак йөрү буенча аңлату эшләрен алып барды, профилактик чара буларак бергәләп  мультфильм карауны оештырып, каралган мультфильм буенча  сораулар биреп әңгәмәләр уздырды.

Бәйрәм ахырында командалар арасында урыннар билгеләнеп, Ләйсән Рәзиф кызы бүләкләр тапшырды.Шулай ук, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең, балалар һәм ата-аналарның эшләре юл йөрү кагыйдәләренә багышлап узган  Республика күләм бәйгеләрдә катнаша.

Шушы көннәрдә Әгъләмова Розалия Хәмит кызының ата-аналар белән  эшчәнлеге 1 урынга лаек булды, ә калган тәрбиячеләребез хезмәте Сертификат белән бүләкләнде.

Гаиләдә әтиләрнең роле бәясез. Балаларыбыз әти  терәген тоеп, рәхәт балачакта үссен, юлларда да сак һәм исән имин йөрергә язсын дигән теләктә калабыз.

Гүзәл Сәрвәрова, Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев