Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Техникаң төзек булса гына руль артына утыр!

Бүген Актанышта Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үзйөрешле транспорт белән идарә итүдәге, аттракционнардагы һәм метрополитендагы куркынычсызлыкны күзәтчелек итүче башкарма орган. Кызганыч, әледән-әле бу төр техникадан файдаланучылар арасында һәлакәтләр булып кына тора.

Бу куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле. Бүген Актаныш районына гражданнарны кабул итәргә килгән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов безгә биргән интервьюсында техниканың төзеклеген тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Техниканың торышы иң әһәмиятлесе. Тормоз системасы тотмаса, креплениесе беркетелмәсә, һәлакәт килеп чыгасын көт тә тор. Шуңа да Дәүләт техник куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре күчмә техник караулар да үткәрә. Шулай ук техникаларга теркәү дә уздыра. Судоходларга һәм квадроциклларга ия физик шәхесләргә шуны әйтәсем килә: техник карауларга бармак аша карамагыз. Дәүләт техник куркынычсызлык хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшергәч, кимчелекләр таба икән, бердән административ хокук бозу сәбәпле җаваплылыкка тартачак. Протокол төзелә, аннан штраф түләргә туры киләчәк. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда, техник чараның теркәлү, техник карау турындагы таныклык һәм йөртү турындагы таныклыкны сораячаклар,- диде Альберт Шамил улы.  

Республикада 104 мең  үзйөрешле техника бар.Шуның 18899ы агропромышленность  комплексына карый. Физик  затларда 46 мең үзйөрешле  техника, промышленность  тармагында 40 мең техника  исәпләнә. Ел саен алар техника  каравы үтәләр. Әгәр техника сигез урынлыдан артса, елга ике  тапкыр техника күзәтүе үтәргә  тиешләр. Техниканың тормоз системасы тотмаса, яисә берәр кисәге  ныклап беркетелмәсә, аварияләр килеп чыгу ихтималы зур. Дәүләт техник күзәтчелек  идарәсе үзйөрешле транспорт  белән идарә итүдәге, аттракционнардагы һәм метрополитендагы куркынычсызлыкны  күзәтчелек итүче башкарма  орган.

Шуңа дәүләт техника күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре  күчмә техника каравы үткәрә.  Аеруча тракторы, мототехникасы булган физик затларга  техника каравына җиңел карамасагыз иде, диясем килә. Әгәр  дәүләт техник куркынычсызлык  хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ  хезмәткәрләре туктатып тикшергәч, кимчелекләр таба  икән, бердән административ  хокук бозу сәбәпле, җаваплылыкка тартачак. Беркетмә төзелә, штраф та түләргә туры  киләчәк.  Бәхетсезлек очрагы килеп  чыкканда, техника чарасының теркәлүе, техник карау  турындагы таныклык һәм йөртү  турындагы таныклыкны сораячаклар.  

Аттракционнарга килгәндә,  республикада 319 аттракцион  теркәлгән. Алар өч категориягә  бүленә. Ишек алларына куйган  батутларга теркәү узу таләп  ителми.  Мототехника төренә килгәндә, квадроциклларда йөртү таныклыгы булган очракта гына  идарә итү рөхсәт ителә. Аларга  пассажирлар утыртып йөрү  буенча да үзенең кагыйдәләре  бар. Балигъ булмаганнарга  аларны аңлату йөзеннән “Куркынычсызлык дәресләре” үткәрелә. Әмма кагыйдә бозучылар очрап тора. Ата-аналар  балаларына бу уенчык төрен  алып бирә. Ә фаҗига чыккач,  кеше гомере өзелгәч, соң була,  – ди Альберт Борһанов.  

Ул нинди генә техника  төре булуга карамастан, аның  төзеклегенә инанган очракта  гына утырыгыз, дип мөрәҗәгать итте. Кабул итүдә һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә Актаныш районындагы вәкил Илдус Хәкимов та катнашты. Альберт  Борһанов аның эшчәнлеген  уңай яктан бәяләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев