Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше китә, җыры кала

Актанышлыларны беренче шахмат остазы Клим Имамов истәлегенә үтәчәк ярышка чакырабыз

1 июнь, Балаларны яклау көнендә Актанышта зур шахмат ярышы көтелә. Хөрмәтле райондашыбыз, күренекле җәмәгать эшлеклесе, беренче шахмат тренеры Клим Имамов истәлегенә шахмат турниры узачак. Әгәр исән булса, аңа бу көнне 85 яшь тулган булыр иде.

 Клим Сәрдәр улы Имамов истәлегенә шахмат турнирын аны кадерләп, яратып, якын итеп яшәгән балалары, туганнары оештыра. Бүген безнең «Актаныш-информ» редакциясенә Клим абыйның энесе, Татарстанның атказанган спорт остасы, күренекле шахматчы һәм остаз Илдар Имамов килде. Аның белән бергәләп Клим Сәрдәр улының матур язмышын кабат күздән кичердек, илебез, районыбызның сәяси-иҗтимагый тормышын үстерүдәге хезмәтләрен барладык. 

- Клим абыебыз Актанышта балаларны, яшьләрне шахмат спортына тарткан, өйрәткән беренче тренер. Аның укучылары- өлкән яшьтә булсак та, Сәгыйтьҗан, үзем- Илдар Имамов һаман да шахмат уйныйбыз. Абруйлы райондашларыбыз- профессор, фән эшлеклесе Фидус Кәрамов та аның укучысы. Без – бик күп. Ә шәхсән минем өчен ул алдан ияртүче, ярдәм итүчем булды. 

Клим Имамов 1940 нчы елда туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 1 яшь тулып кына киткән була әле. Әтисе Сәрдәр 1941 елның 22 июнендә сугышка алына. Әнисе Бикә  җилкәсендә кечкенә улы һәм сукыр әбисе. 

Сәрдәр абый укымышлылыгы, Мәскәүдә белем алганлыгы һәм грамоталы булуы белән башкалардан аерылып тора. Аны танк гаскәрләренә билгелиләр. Кызганыч, күзе начар күрү сәбәпле, өйрәнүләргә Суслонгерга җибәрәләр. 1943 елга кадәр шушы мәхшәрле урында хезмәт итә. Бикә апа әле аның янына җәяүләп күчтәнәчләр, ризыклар да алып бара, киләчәккә өмет уята. 

Сугыш чорының бар кыенлыкларын кичергән Клим әтисен җитдиләнеп каршы ала, ул инде абый кеше, аның Илиза исемле сеңелесе дә туган. Тагын өч энесе сугыштан соң якты дөньяга аваз сала. Кечкенәдән туганнарына карата игътибарлы, кайгыртучан була ул. 1955 елда бер төркем комсомоллар белән берләшеп, 15 яшендә Казахстанга чирәм җирләр үзләштерергә китә, Мәскәүдән килгән яшьләр белән Чиләбе өлкәсе янында 1,5 ел тимер юл салуда катнаша. Шул вакытта ныклап шахмат уйнарга өйрәнә. Кайткач, аскы Актанышта Дәлия Ханнанова җитәкчелегендәге Пионерлар йортында балаларны шахматка өйрәтә, шахмат буенча беренче остаз буларак районыбыз тарихында үз эзе бар аның. Армия сафларына алына, Байконурда ракета гаскәрләрендә рота страшинасы булып хезмәт итә. 

Туган якларда аны янә җаваплы вазыйфа көткән икән. 16 ел дәвамында Эчке эшләр органнарында эшли. Тикшерү комитетын җитәкли.

Соңгы хезмәт урыны балыкчылык инспекциясе белән бәйле. Клим Имамов район территориясендә балыкчылыкны үстерүдә зур өлеш кертә, браконьерларга каршы көрәшә. Шушы еллар эчендә ул беркайчан да шахматтан аерылмый, район, республикакүләм ярышларда катнаша, дәрәҗәле урыннар яулый. Якташыбыз, шахмат буенча гроссмейстер Алисә Галләмованы Актанышка чакырып зур турнир оештыруда башлап йөри. 

Клим абый тормыш иптәше Рима апа белән гомеренең соңгы елларын уллары Илфак янында Туапсе шәһәрендә уздыра. Күченүнең сәбәбе-  Клим абыйның үпкә авыруы. Тау һавасы өлкәннәргә килешә, авырулар да артка чигенгән кебек була. Әмма Аллаһ язганнан беркая китә алмыйсың. Бер-берсен аңлашып, хөрмәт итеп яшәгән, өч улга гомер бүләк иткән парлар 2024 елның көз айларында бер-бер артлы бакыйлыкка күчә. Илфак Имамов Туапсе мәчете имамы, әти-әнисе җирләнгән зиратны һәрвакыт тәртиптә тота. Тагын шунысы бар, Илфак әти-әнисенең исемен мәңгеләштереп, ул һәм кызына Клим белән Рима исемен куша. Хәзер оныклар югары уку йортларында укыйлар, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Менә шундый илебез тарихыннан аерылгысыз язмышлы Клим Имамовның ядкарен балалары Артур, Айдар, Илфакның гаиләләре, балалары, оныклары, туганнары онытмыйлар. Аның туган көнендә газиз әтиләрен, олы абыйларын, тормышта юл күрсәтүчеләрен шахмат сөючеләр белән бергә искә алачаклар. 

Турнир 1 июнь көнне балалар иҗат үзәгендә 10:00 сәгатьтә башлана.  Инде барлык бүләкләр, грамота, медальләр әзер. Илдар Имамов әйтүенә караганда, бер генә катнашучы да бүләксез кайтып китмәячәк. Яшь буенча да чикләүләр юк. Турнир турында әлеге чакыруда тулысынча белә аласыз. 

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев