Актаныш

Актаныш районы

16+
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Бүген район мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт узды.

Тамаша залы музыка, бию, шигърият аһәңнәренә төрелде, район мәктәпләре укучылары башкарган һәр номерда Туган илгә мәхәббәт һәм аны саклаучыларга ихтирам һәм хөрмәт хисләре ачык чагылды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Ватанны саклаучылар- элеккечә әйткәндә, Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне бәйрәме белән котлады. Ленар Рафак улы залдагыларның игътибарын бәйрәмгә килгән хөрмәтле ветераннарга юнәлтте, махсус хәрби операциядә, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз патриотик кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Әле генә яу кырыннан кайткан ир-егетләрне зал алкышларга күмде. Хәрби комиссар урынбасары Радислав Авзалов Ватанны саклаучылар көненең бүген аеруча мөһим бәйрәм икәнлеген искәртеп чыгыш ясады, тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Тантаналы кичәнең кадерле кунагы — Иске Кормаш авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Гизамов та укучыларга, җитәкчеләргә һәм кунакларга бәйрәм сәламнәрен җиткерергә сәхнәгә күтәрелде. Илсур абыйның гаиләсе өчен бу бәйрәм аеруча зур мәгънәгә ия. Ул үзе — махсус хәрби операциядә катнашучы, ике улы диңгез пехотасында хезмәт итә, шуларның берсе контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша, инде Илсур абый фронтка киткәндә үк газизе яу кырында илебез азатлыгы өчен көрәшкән була. Ә өченче улы быелгы язда хәрби хезмәт чакырылышына барырга әзерләнә.   

 Луганскидан райондашыбыз, депутат Илсур Гизамов: “Мине монда “Старый” дип йөртәләр

Илсур Гизамов ике кадерле кешесен ут эченнән өзелеп көтеп алган тормыш иптәшенә, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы күршеләренә, авыл һәм район җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук үзәк район хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына аерым рәхмәт белдерде.

— Әтиебез безне ничек тәрбияләгән булса, мин дә улларыма шулай аңлатам: Ватанны һәрвакыт сакларга кирәк. Җиңү безнең якта булачак! — диде ул.

Концертны мәктәп укучылары тамаша кылды. Алар өчен бу чара гади бәйрәм генә түгел, ә чын патриотлык дәресе булды, үз яшьтәшләренең чыгышларына сокланып, үрнәк алып кызлар-егетләрнең җыр-биюләрен, нәфис сүз номерларын карадылар.

Актаныш районының мобилизация буенча җитәкчесе барлык тамашачылар, аеруча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир-егетләр исеменнән шушы зур ватанпарвәрлек хисләренә корылган концертны оештыручыларга олы рәхмәтен әйтте. Патриот сүзе бик киң колачлы, Нәсим Әзһәм улы яшьтән үк туган йортыңны, гаиләңне, туган авылыңны, районыңны , республикаңны яратып, кадрләп үсү кирәклеген ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев