#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Актанышым - гөлләр иле!
Нәзилә Фәтхетдинова, Пучы Балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы, 8 яшь. Нәзиләгә матур уңышлар телик!
Актанышым - гөлләр иле,
Җырларда җырланасың.
Көннән - көн чәчәк атасың,
Һәркөн матурланасың.
Актанышым - туган җирем
Язам сиңа шигырьләр,
Сиңа атап җырлыйм җырлар,
Биим матур биюләр.
Актанышымны яратам
Шунда туып - үскәнгә.
Сине генә сагынырмын
Чит җирләргә китсәм дә!
Нәзилә Фәтхетдинованы хуплап, сайттагы "Бәйгеләр, конкурслар" рубрикасына кереп тавыш бирегез, сылтама монда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев