Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Актаныш, Минзәлә, Мөслимнең яшь сәнгать осталары «Мари салават күпере - 2024» фестивалендә көч сынаша

Бүген Актаныш районында халыклар дуслыгы һәм туган телләрне саклау бәйрәме - «Мари салават күпере-2024» балалар этномәдәни фестиваленең зона туры уза.

Татар Суыксуы мәдәният йорты- фестивальнең сайлап алу мәйданчыгы. Биредә  Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарының яшь сәнгать осталары «Вокаль ансамбль», «Инструменталь ансамбль», «Бию», «Нәфис сүз» номинацияләрендә көч сынаша.

 "Мари салават күпере - 2024" балалар этномәдәни фестивале Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе ярдәмендә үткәрелә.

Конкурсның максаты- үзенчәлекле мари мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен тагын да ныграк саклау, популярлаштыру һәм мари милләтеннән булган балаларда үзаңны үстерү, яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итү.

Зона турында катнашучыларны- Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарының яшь сәнгать осталарын Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, 

ТР Мариларының милли-мәдәни автономиясе вәкиле Михаил Тимофеев сәламләде.

Өченче ел уздырылучы этномәдәни фестиваль быел тагы да колачлырак төс алды. Алдагы елларда мәдәни чыгышлар белән республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче марилар Казанда гына җыела иде.

Быел исә фестивальнең сайлап алу турлары да булдырылды, Кукмара, Чаллы, Менделеевск, Казан һәм Актанышта төбәкара бәйге меңләгән яшь талантларны ачарга ярдәм итә. Актаныш районы мари милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Эдуард Галиев районыбызда әлеге зур чараны оештырудагы олы ярдәмнәре өчен район башлыгы Ленар Зариповка, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәровага рәхмәтен белдерде. 

Мари мәдәнияте, музыкасы, аеруча биюләре тамашачыларның күңеленә нык хуш килә. Мари Суыксуы авылы балалары бакча яшеннән үк милли мәдәният мохитында тәрбияләнеп үсә, мәктәпкә кергәч педагоглар ярдәмендә балаларның осталыклары тагы да камилләшә.

Бүгенге сайлап алу турында Мари Суыксуы мәктәбе 9 номер тәкъдим итә. Яңа Әлем мәктәбе укучылары да биюләре белән катнаша. 

Мөслим, Минзәлә районнарыннан килгән остазлар Актаныш районы конкурсантларының һәрьяклап – сәхнә чыгышлары, костюмнары, үз-үзләрен тотышларына соклануларын белдерделәр. «Район җитәкчелегенең ярдәме нык сизелә, сездән үрнәк алабыз», диделәр.

Фестивальнең гала-концерты 7 декабрьдә Казанда булачак. Актаныш районы мариларының дәвамчылары әлеге бәйгедә Гран-при һәм беренче урыннарны алдагы елларда яулаган иде, быел да сынатмаслар дип уйлыйбыз һәм уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев