Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Актаныш районы вәкилләре Каравон бәйрәмендә чыгыш ясый

Бүген республикабызда зур бәйрәм- Лаеш районы Никольское авылында рус халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе- Каравон бәйрәме уза. Актаныш районы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе” җитәкчесе Юлия Әмирҗанова белән берлектә әлеге бәйрәмдә райондашларыбыз да чыгыш ясый.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәме белән котлады. 

«Гасырлар дәвамында саклана килгән матур традиция буенча Никольское авылы Татарстан шәһәрләреннән һәм авылларыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы кунакларны ачык йөз белән каршы ала. Аның кояштай түгәрәк, якты мәйданы, рус мәдәниятенә гашыйк бик күпләрне җәлеп итеп, елдан-ел колачын киңрәк җәя.

Җырлы-йолалы үзенчәлекле бу бәйрәмнең тирән рухи эчтәлеге сокландыра, буыннар арасында тыгыз бәйләнеш монда аеруча ачык чагылыш таба.

Каравонда, элеккечә, кыңгыраулар чыңлый, җырлар яңгырый, йөрәкләрендә халык мәдәниятенә мәхәббәт, игелекле уйлар йөрткән кешеләр, кулга-кул тотышып, әйлән-бәйлән уенына җыела.

Бөтен Россия күләмендә танылган Каравон бүген рус хор музыкасын һәм халык сәнгатен сөючеләр күңелен яулый бара. Бу бәйрәм күпсанлы тамашачыларга, иҗат коллективларына, галимнәргә һәм фольклорчыларга республикабыздагы традицион рус мәдәнияте чыганакларының берсе белән танышу өчен гүзәл форсат булып тора.

Каравон – Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен һәрчак көтеп алына торган тантаналы вакыйга, кардәшләрнең, туганнарның очрашу урыны. Гаилә елында шуңа да аның әһәмияте бермә-бер арта.

Бу бәйрәм киләчәктә дә тынычлыкны һәм республикабызның күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытуга бәрәкәтле өлеш кертсен! Анда катнашучы һәркемгә ихлас йөрәктән күтәренке кәеф, бәхет, 

саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Киң мәйдан сиңа, Каравон!» – диелгән котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев