Актанышның «Ак аккошлар» ансамбле Каравон бәйрәмендә чыгыш ясады
Лаеш районының Никольское авылында бик тә матур рус халык бәйрәме «Каравон» узды. Чарага Актаныш районының рус җәмәгатьчелеге вәкилләре барды, алар бергәләп традицион рус мәдәнияте атмосферасына күмелделәр.
Актаныш районының «Ак аккошлар" ансамбленең ике рус халык җырын башкаруы бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр. Бәйрәмдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов** катнашты, республикадагы барлык халыкларның мәдәни традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады. Каравон- Татарстанның төрле этнослары арасында дуслык һәм үзара ихтирамның тагын бер дәлиле.
Бу хакта безгә Актаныш районының рус җәмәгатьчелеге рәисе Юлия Валентиновна хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев