Актаныш

Актаныш районы

16+
Күпкырлы Россия

Бергә үткән гомер - үзе зур бәхет!

Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мари милли киемнәреннән алтын туйларына килгән Александр абый белән Джера апа Иделгәриевлар гаиләсе һәммәбезне үзенә җәлеп итте.

Бу матур парлар районыбызның Мари Суыксуында гомер кичерә. Ак җирлеккә җете төсләрдән чигүле күлмәкләр икесенә дә бик килешә. Ә йөзләрендәге мәхәббәтле елмаю үзләрен тагы да мөлаем итә. Бер-берсенә хөрмәт, ярату хисләре белән карап алулары ярты гасыр- 50 ел бергә матур итеп яшәүләре турында үзе үк әйтеп тора.

    

Ә бит тормыш сукмаклары аларны көтмәгәндә очраштыра. Берсе Башкортостан, икенчесе Татарстаннан булган кыз белән егет Удмуртиядә танышалар.

Башкортостан Республикасының Краснокама районының Ишметьево авылы кызы Джера туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң Сарапул шәһәренең һөнәр училищесына штукатур-маляр һөнәрен үзләштерергә килә. Һәм биредә язмышын- гомерлек мәхәббәте Александрны очрата. 1974 елның ноябрендә гөрләтеп туй итәләр.

Шунысы кызык, туйларында да Джера белән Александр мари милли киемнәрен киеп никахлашалар. Һәм  Александрның туган авылы- Татарстан Республикасы Актаныш районы Мари Суыксуы авылында төпләнәләр.

Джера апа белән Александр абый өч малай, бер кыз  тәрбияләп үстерәләр. Балалары гаилә корып Чаллы шәһәрендә яши. 7 оныкка,1 оныкчыкка яраткан әби белән бабай инде алар хәзер.

Алтын туй тантанасында гореф-гадәтләренә тугры калып, милли киемнәрдән катнашуларына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов олы хөрмәтен белдерде:

Актаныш районы башлыгы булып эшли башлаганчы, мари милләте кешеләре белән якыннан аралашканым юк иде. Шушы берничә ел эчендә Мари Суыксуы авылында яшәүчеләрнең тормышына, әби-бабаларыннан калган йолалар, греф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап гомер итүләренә бары соклану хисләре генә уянды. Мари Суыксуы авылында яшәүчеләр тырыш, хезмәт сөючән, шул ук вакытта үз ана телләренә, милли гореф-гадәтләренә нык хөрмәтле, кечкенәдән үк халык җырларын, биюләрен өйрәнеп, белеп үсәләр. Халкыбыз байлыгын саклавыгызга, яшь буынны милли рухлы итеп тәрбияләвегезгә зур рәхмәт!-  диде Ленар Рафак улы Иделгәриевләргә һәм үзенең рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырды. 

 

 Александр абый Мари Суыксуының иң хөрмәтле кешесе. Ә хөрмәтне ул хәләл хезмәте белән яулаган. Александр Минтимер улы 1952 елның 10 ноябрендә Актаныш районының Мари Суксуы авылында туа.1970 елда Мари Суксуы мәктәбен тамамлый. 1970-1973 елларда Совет армиясенең Төньяк флотында хезмәт итә. Армия сафларыннан кайткач, шоферлар курсына укырга керә. 1974 елдан лаеклы ялга чыкканчы, “Гигант” колхозында шофер, механизатор булып эшли. Ә Джера апа 1974 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы “Гигант” колхозында савымчы, Мари Суксуы мәктәбендә техник персонал булып хезмәт куя.  

Авылдашларын алтын туйлары белән котларга килгән Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Александр Минтимер улының авылдагы бер генә өмәне калдырмавын, ярдәмчеллеген, изге күңелле булуын әйтте. Джера апа исә акыллы, нечкә күңелле, сабырлыгы, кешеләргә ачыклыгы белән үзенә җәлеп итә.

Мари  Суыксуы авылы халкына мин бик рәхмәтле. Чөнки авыл халкы бик бердәм, олы яшьтәгеләрдән алып кечкенә балаларга кадәр авыл өчен үзен җаваплы сизә, чисталык өмәләре үткәргәндә берәү дә читтә калмый. Александр һәм Джера Иделгәриевләр авылның яшәешенә зур өлеш кертәләр. Матур яшәешегез, авылдашларга үрнәк булуыгыз өчен зур рәхмәт!- диде Гүзәлия Хамматуллина.

Александр һәм Джера Иделгәриевлар ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева тәкъдим иткән мөһим документка имзаларын салдылар. Тагы да шулай аңлашып, килешеп, тулы мәхәббәттә гомер итәргә сүз бирделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев