Актаныш

Актаныш районы

16+
Күпкырлы Россия

Хуш киләсең, көләч яз: Мари Суыксуында узган Уйярня бәйрәменнән безнең репортаж

Бүген Мари Суксуы авылында традицион «Уйярня» бәйрәме узды.

Уйярня- кышны озату һәм язны каршылауга багышланган бәйрәм. Бәйрәм программасында иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары, балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар, шулай ук традицион коймак белән сыйлану булды.

"Уйярня» (»майлы атна") — озак уразадан соң яңадан тәмле ризыкларны татып була торган бәйрәм . Язны каршылауга әзерләнгәндә, марилар кайбер продуктлардан тыелып торалар, ураза тоталар. Коймак өемнәренә мул итеп сибелә торган ак май табынның төп сые . Бу ризык кына түгел, ә бөек табигать көчләренә сыерның үрчем бирүе өчен рәхмәт белдерү ритуалы, һәм яңа елда уңыш һәм муллык сорау да.

 Бәйрәмнең кульминациясе Кыш карачкысын яндыру булды. Авыл халкы яхшы кәефтә кыш белән киләсе елга кадәр саубуллашты.

Айнур Гыймадиев фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев