Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Комбайнчы ярдәмчесеннән тәҗрибәле игенчегә әйләнгән Фәнүс Галләмов: «Чишмә» хуҗалыгы явымлы елларда да югалтуларга юл куймады

Кыр батырлары- тәҗрибәле комбайнчылар Актаныш районының горурлыгы. Игенчеләрнең сафы акрынлап яңара, яшәрә. Кайчандыр комбайнчы ярдәмчесе булып туган авылларында хезмәт юлын башлаган укучы егетләр бүген хуҗалыкларның ныклы терәгенә әйләнде. «Чишмә» хуҗалыгы механизаторы Фәнүс Галләмов шундый тырыш хезмәтсөярләрнең берсе.

Быел Фәнүс Галләмовның авыл хуҗалыгындагы мөһим компания- урып-җыюда катнашуына ундүрт ел. 5 нче сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 2010 елда яшь игенчегә хуҗалык җитәкчелеге ышаныч күрсәтеп «Нива» комбайнын тапшыралар. Фәнүс 2016 елда «Дон» комбайны штурвалы артына утыра. 2022 елдан инде өр-яңа «Акрос-595» комбайнында икмәк диңгезен иңләргә керешә. 

Тәҗрибәле механизатор үткән елларга борылып хәтер яңартканда, быелгы кебек явымлы елларда да бөртеклеләр җыйганын хәтерли әле:

- Һава торышы ничек кенә килсә дә, икмәкләрне сыйфатын төшермичә җыеп алырга тырышабыз. "Чишмә" хуҗалыгы явымлы елларда да югалтуларга юл куймады ,- ди Фәнүс Галләмов.

Яңгырлы елда урып-җыюның үз үзенчәлеге. Фәнүс Галләмов комбайнның ургычын һәрвакыт я аска төшереп, я күтәртеп көйләргә кирәк, ди. Корылыкка чыдам сортлы культураларның сабаклары да кыска.

Соңгы елларда һава торышына җайлашырга тырышып әлеге төр үсемлекләргә өстенлек бирелә башлаган иде бит. Хуҗалыкның биләмәләре агрохолдингларныкыннан шактыйга калыша, шулай булгач комбайнчыларның да эш күләме андагы механизаторларныкына тиңләшә алмый анысы. Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Фәнүс Галләмов быелгы урак чорында 37 гектар мәйданнан 81 тонна уңыш җыеп алуга ирешкән. Әле урып-җыюның башы гына. Бу саннар тагы да артыр. Фәнүс кебек уңганнар туган туфракны, туган җирне кадерли белә, фидакарьләр бөртеген дә калдырмый икмәкне җыеп дәүләт амбарларына озатыр. 

«Чишмә» хуҗалыгында урып-җыю барышы белән биредә таныша аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев