Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Хәерле сәгатьтә- Актаныш районы хуҗалыклары чәчүгә төште

20 апрель көнне Актаныш районы хуҗалыклары язгы чәчү эшләрен башлап җибәрде. Беренчеләрдән булып буразналарга «Чишмә», «Таң» хуҗалыклары, «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмасы уңганнары иген бөртекләрен җир куенына иңдерде. Бәрәкәтле, мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын!

Актаныш районы игенчеләре быел 41076 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарачак. 29 660 гектар мәйданда бөртекле культуралар- бодай, арпа, солы, борчак, карабодай, кукуруза, вика, 11 416 гектарда терлек азыгына кукуруза, катнашазык, күпьеллык, берьеллык, сенажга борчак, солы, подпокров игелә. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 20 апрель көнне «Чишмә» хуҗалыгы 80, «Таң» хуҗалыгы 150, «Әнәк» агрофирмасы 110 мәйданда арпа чәчтеләр. «Актаныш» агрофирмасы терлек азыгына150 гектар берьеллык культурасы чәчте.

Алдагы көннәрдә алдынгы хезмәтчәннәргә башка аграр оешмалар да кушылачак. Әлегә чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү, орлыкларны агулау, көзге һәм күпьеллык культураларны минераль ашлама белән тукландыру, дым каплату эшләре дәвам итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев