Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Актаныш районы мөгаллимәләре Татарстан Диния нәзарәте галимнәре алдында имтихан тотты

Бүген Актанышның Җәмигъ мәчетендә райондашларыбызга дини гыйлем бирүче мөгаллимәләр Татарстан Диния нәзарәтенең фән бүлеге галимнәре алдында имтихан тотты.

Бүген Актаныш районына Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең аттестация комиссиясе рәисе Йосыф хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендәге бер төркем дин гыйлеме галимнәре килде.

Мәртәбәле дин эшлеклеләре Актаныш районы абыстайлары, хатын-кызлар арасында ислам дине дәресләрен алып баручы мөгаллимәләребезгә аттестация үткәрә. 

 Аттестацияләүдә 40 мөгаллимәбез катнаша. Имтихан эшләрен карап чыканнан соң һәр абыстайның ислам дине буенча белем дәрәҗәсе ачыклана.

Сораулыклар модульләргә бүленгән. Иң әһәмиятле өлеше- «Игътикад» мәсьәләсе. Ислам динендәге кардәшебез нәрсәгә ышанырга тиеш, нәрсәләргә ышанмаска, ышанган чакта кайсысы дөрес, кайсысы дөрес түгел- менә шундый сорауларга җавап бирәләр. Мәчеттә курслар алып баручы мөгаллим-мөгаллимәләргә бик күпләр ышаныч белән мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә авыл, районнардагы дин эшлеклеләре теләсә кайсы сорауга җавап бирерлек белемле булырга тиеш. Кайсы өлештә нинди җитенкерәнмәгән яклар бар, шулар буенча без мөгаллимәләребезгә рекомендацияләр бирәчәкбез,- ди Йосыф хәзрәт Вәлиуллин

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин районыбызда 54 мөгаллимәнең уңышлы рәвештә дини дәресләр бирүен, аларның 40ының бүгенге аттестациядә катнашуын әйтте. Калганнарына да шушы көннәрдә ислам дине кагыйдәләре буенча белемнәрен сынап карау мөмкинлеге тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев