Актанышта мөгаллимәләр һәм остазбикәләр киңәшмәгә җыелды
Кыйбла

Актанышта мөгаллимәләр һәм остазбикәләр киңәшмәгә җыелды

24 сентябрьдә Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә район мәчетләре каршында дини белем һәм тәрбия бирүче мөгаллимәләр, остазбикәләр катнашында киңәшмә узды.

Чара дога кылудан башланды. Аннан соң өлкән яшьтәге ветеран мөгаллимәләр һәм остазбикәләр Актаныш мөхтәсибенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Дога уку

Җыелышта 2025–2026 ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясалды. Шулай ук Татар Суыксу авылында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү аланы үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.Җыелыш мәчеттә

Очрашуда килгән кунакларга да сүз бирелде. Яңа Әлем авылында алып барылган дини дәгъват эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Җыелышта мәчеттә

Киңәшмәдә дини гыйлем бирү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды.


Нет комментариев