Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Бүген Гашура көне!

Мөхәррам аеның 10 нчы көне «Гашурә» көне. Гашура көне быел шимбә, 5 июль көненә туры килә.


Гашурә көне мөхәррам аеның 10 нчы көне, бу сүз «гашәрә» тамырыннан, ягъни «ун» сүзеннән ясалган. Аллаһ илчесе уразаны Гашурә көненә бер көн өстәп, 9ы һәм 10ы, яисә 10ы һәм 11е тотарга кушты.

Гашура көнне укый торган «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.

حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِيرٌ

Хәсбүналлаһ вә нигмәл вәкил, нигмәл мәүлә вә нигмән-насыйр.

«Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган] нинди яхшы Яклаучы!».

70 тапкыр укырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

[Мөэминнәргә очраган] Инсаннар аларга: «Ул [дошманнарыгыз булган] кешеләр сезгә каршы [көч һәм гаскәр] туплады. Алардан куркыгыз!» – дигәч, бу [сүз] аларның иманнарын арттыра гына төште һәм алар: «Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган] нинди яхшы Яклаучы!» – дип әйткән иделәр.

«Әлү-Гыймран / Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:173

Гашура көне мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә, быел милади календарь буенча 5 июльдә булачак. Гарәп теленнән «гашура» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан (күчкәннән) соң, шушы шәһәрдә яшәүчеләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда алар: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз», – дип җавап биргәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев