Цифрлы технологияләр игелекле эшләр кылуда зур ярдәм
Бүгенге тизләнеш ритмында һәркем дә мәчеткә изге гамәл кылырга һәм сәдака (садака) бирергә килә алмый. Олы яшьтә булу, сәламәтлек белән проблемалар, барырга мөмкинлек булмау - бу проблемалар шәфкать юлына киртә куярга тиеш түгел.
Хәзер мәчеткә сәдаканы өйдән чыкмыйча гына бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта кушымта тагы да камилләштерелә. Актаныш районы мөселманнары өчен Җәмигъ мәчетенең махсус мобиль кушымтасы ясала. Анда мәчетебезнең сурәтен күрергә, иганә акчаларының нинди конкрет максатларга җыелуын һәм нинди эш башкарылачагын белергә, шулай ук күпме акча җыелганын күзәтергә мөмкин. Бу читтән торып иганә итүнең уңайлы һәм заманча ысулы. Үз мәхәлләңне сайлап, теләсә кайсы вакытта, бигрәк тә изге җомга көнендә, изге гамәлләр кылып, сәдакаңны күчерү дә җитә. Сылтама
Районыбыз мөселманнары өчен тагын бер яхшы хәбәр — махсус ислам банк карталары барлыкка килде. Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте белән килешү нигезендә мондый карталарны Саклык банкы һәм АК БАРС Банк чыгарды.
Бу карталарның төп үзенчәлеге шунда ки, алар көндәлек тормышта ислам нормаларын сакларга ярдәм итә. Карта алкогольле эчемлекләр һәм тәмәке кебек тыелган (харам) товарларга түләү буенча операцияләрне автомат рәвештә блоклый. Шулай ук безнең илдә тыелган комарлы уеннар өчен акча алырга мөмкинлек бирми. Картаның махсус «хәләл» кушымтасы бар, ул башкарылган операцияләр турында тулы мәгълүмат бирә.
Мондый карталардан олылар да, балалар да файдалана ала. Аны рәсмиләштерү өчен банкка паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны банк бүлекчәләрендә аңлаталар.
Заманча технологияләр уңайлылык тудырып кына калмый, игелекле эшләргә һәм динилеккә дә хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев