Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

«Мин намаз укырга яратам» конкурсының җиңүчеләре белән танышыгыз

30 нчы май көнне Актаныш авылы «Җәмигъ» мәчетендә Актаныш мөхтәсибәте тарафыннан «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе уздырылды.

30нчы май көнне Актаныш авылы «Җәмигъ» мәчетендә Актаныш мөхтәсибәте тарафыннан «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе уздырылды. Конкурска Актаныштан һәм Чуракай, Яхшый, Байсар, Ямалы, Күҗәкә авылларыннан 80 гә якын бала килде. Балалар, яшь үзенчәлегенә карап, фарыз намаз укып күрсәтү белән бергә «Аять Әл -Көрси», Азан һәм Кунут догаларын да сөйләргә тиешләр иде. Әйтергә кирәк, һәр бала бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, монда әти-әни, мөгаллимнәрнең тырышлыгы күренеп тора.

 Конкурс нәтиҗәләре кыз балалар арасында түбәндәгечә булды:

Намаз укучы «Иң кечкенә мөслимә» номинациясендә Ямалыдан Абдуллина Сафия лаек булды. 
7-9 яшьлекләр: 
1 урын — Мингазова Регина ( Чуракай), Ахметова Арина ( Актаныш); 
2 урын — Әмирханова Газизә ( Актаныш), Гаянова Мәрьям ( Актаныш);
3 урын Солтанова Нурия ( Актаныш);
10-12 яшь лек кызлар: 
1 урын — Мусина Лиана ( Яхшый), 
2 урын — Шәвәлиева Фирүзә ( Чуракай),
3 урын — Миргаязова Алия (Актаныш), Садриева Язгөл ( Байсар).
13-16 яшь: 
1 урын — Ахатова Рәмилә ( Актаныш), 
2 урын Солтанова Ясминә ( Актаныш), 
3 урын Ильясова Энҗе ( Актаныш). 
Мәчет ашханәсендә балаларны кайнар аш, чәй табыны көтә иде. 
Бәйге бәйрәм төсе алып, җиңүчеләргә бүләкләр, катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр таратылып, һәркем риза булып таралыштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев