Җомга мөбарәк булсын!
Аллаһым, миңа рәхимле бул, йөрәгемне тынычлык белән тутыр.
Җанымны ризалыгың белән тынычландыр, тәнемне сәламәтлегең белән ныгыт…
Мине борчыган барлык кайгылардан, арытып бетергән уйлардан, күңелемне авырттырган хисләрдән ерак тот…
Раббым, күз ачып йомган арада да Синнән аерылмасам иде; серемдә дә, ачык уйларымда да, зәгыйфьлегемдә дә, көчле хәлемдә дә, шатлыгымда да, аруымда да минем белән бул…
Аллаһым, миңа караңгылыгымны яктыртучы сабырлык, җанымны тергезүче өмет, күңелемне тутырган тынычлык бир; йөрәгем курку һәм борчуларны белмәсен…
Аллаһым, мине шик-шөбһәләрдән, уйлар буталмасыннан, ышанычсызлыктан сакла, һәм миңа язылган барлык яхшылыкка иман белән ышаныч бир…
Раббым, көннәремне рәхмәтеңнең шаһиты ит, мизгелләремне мәрхәмәтең белән юындыр…
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин блогыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев