Сәйдә Рахманова: «Балалар белән эшләргә кирәк»
Кыйбла

Сәйдә Рахманова: «Балалар белән эшләргә кирәк»

Актаныш мөслимәләр берлеге җитәкчесе Сәйдә Рахманова район мәчетләре каршында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм алдагы чор өчен төп юнәлешләрне билгеләде.

Бүген Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә узган киңәшмәдә 2025–2026 елда башкарылган эшләр каралды. Сәйдә Рахманова сүзләренчә, чараның максаты — узган чорга нәтиҗә ясау белән бергә, алдагы эшләргә яңа максатлар билгеләү.

Мөслимәләр берлегенең төп эш юнәлешләренең берсе — хатын-кызларга һәм кызларга дини тәрбия, дини гыйлем бирү. Узган ел 34 мәчеттә шундый дәресләр оештырылып, 360 хатын-кыз һәм кыз белем алган. Шул ук вакытта кайбер авыл мәчетләрендә дини белем бирүне оештыру өчен мөгаллимәләр табу бурычы тора.Мәчеттә җыелыш

Икенче юнәлеш — дини дәгъват. Бу эш кысаларында дәгъват төркеме белән авылларга чыгып, халык белән очрашулар үткәрү планлаштырыла.

Балалар белән эшләү дә мөһим юнәлешләрнең берсе. Мәчетләр каршында җәйге һәм кышкы рухи-сәламәтләндерү аланнары оештыру тәҗрибәсен киңәйтү күздә тотыла.

— Балалар — безнең киләчәгебез. Үзебез генә, өлкәннәр белән генә эшләсәк, киләчәк өчен өмете булмаячак. Балалар белән эшләргә кирәк, — ди Сәйдә Рахманова.

Мәчеттә җыелышМөслимәләр берлеге шулай ук дини-мәдәни чаралар, конкурслар һәм кичәләр үткәрүгә игътибар бирә. Алдагы чорда бу юнәлешләр буенча эшне дәвам итү һәм авылларда мәчетләрнең эшчәнлеген җанландыру планлаштырыла.


Нет комментариев