Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«41нең арбалы хатыннары» Казанга бара

Иске Богадының «Тормыш җыры» халык театры Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Коллектив 10 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә Казан мәдәният институты сәхнәсендә Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» спектаклен күрсәтәчәк.

 Ш. З. Закиров исемендәге Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесе быел 25 нче тапкыр уздырыла. Әлеге конкурста Актанышның сәхнә осталары ел саен катнашып, зур уңышлар белән кайта иделәр. Быел бәйгедә Иске Богады халык театры коллективы имтихан тотачак. Бүген төрле һөнәр ияләрен берләштергән коллектив көн саен репетицияләр ясый, зур әзерлек эшләре алып барыла. 8 ноябрь көнне авыл артистлары мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачылар алдында чыгыш ясарга җыеналар. 

Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" спектаклен Иске Богады театры районыбыздагы театр айлыгында тәкъдим итеп, зур уңышларга ирешкән иде. Бу юлы да яраткан артистларыбыз сынатмаслар, жюриның игътибарын яулап, җиңүләргә ирешерләр дигән ышанычта калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев